Быел җәй артык шатландырмаса да, көз җылы һәм чуак көннәргә бай килде. Мондый һава торышы тәү чиратта, әлбәттә, аграрийлар файдасына булды. Инде шикәр чөгендеренең дә яртысы җыелды.
Атна башында 29,4 мең гектардагы татлы тамыр чыгарылган иде, бу гомум мәйданның 51 проценты дигән сүз. Барлыгы 1,330 миллион тонна чөгендер җыелган. Уртача уңыш гектардан 452 центнерга җитә. Бу – бик яхшы нәтиҗә, диләр Авыл хуҗалыгы министрлыгында.
Әйткәндәй, быел шикәр чөгендерен Башкортстанның 19 районында үстерделәр. Уңыш мулдан булмакчы. Һәрхәлдә, шулай фаразлана. Ведомство җитәкчесе Илшат Фазрахманов сүзләренчә, татлы тамырның уңышы 2,4 миллион тонна булыр дип көтелә. Бу – рекордлы күләм. Шулай булса, шикәр заводлары чималны апрельгә кадәр эшкәртәчәк. Ә, гадәттә, эшләр гыйнвар-февральдә тәмамлана.
“Мондый хәлнең беркайчан да булганы юк иде әле”, – дип бәя бирде Илшат Илдус улы. Аның сүзләренчә, чөгендер уңышы күп булу шикәрне республикада булган ихтыяҗдан җиде мәртәбә күбрәк җитештерергә мөмкинлек бирәчәк.
Әле шикәр заводлары яңа уңышның 200 мең тоннасын эшкәрткән һәм 25 мең тоннадан артык шикәр җитештергән. Шикәр чыгышы 24 процент тәшкил итә.
Әлбәттә, уңышның зур булуы шикәр бәясенә дә тәэсир итәр дип өметләник. Әле кибеттә аның бер килограммы якынча 69 сум тора. Көзге уңыштан соң ул күпкә түбәнәер дип көтик.
***
Игенгә килгәндә, аның уңышы былтыргыдан кимрәк, әлбәттә. Туктаусыз яуган яңгырлар нык кына аяк чалды. Уңышның ким булуы авыл хуҗалыгы чималы һәм әзер продукция бәяләренә дә йогынты ясамый калмас, мөгаен. Алай да министрлыкта “чагылыш тапмаячак” дип тынычландыралар.
“Без республика үзе кулланганнан шактый күбрәк җитештерәбез. Мәсәлән, 2023 ел рекордлы булды, без миллион тоннага якын продукцияне дөньяның 44 иленә экспортладык. Без үзебезнең азык-төлек иминлегебезне тулысынча тәэмин иттек, әмма безгә әйләнешне арттыру һәм төбәктән читкә сатуны дәвам итү бик мөһим. Бу безнең өчен “хәвефсезлек мендәре”. Дөрес, авыл хуҗалыгы чималына бәяләр аграрийлар файдасына түгел – алар очсыз”, – ди Илшат Фазрахманов.