Уйланырга урын бар
3 октябрь 2024, 07:52

"Кулга акча тоткан юк..."

Соңгы вакытта шулай диючеләр арта. 

quote.rbc.ruquote.rbc.ru
quote.rbc.ru

Акча исәп ярата, диләр. Ләкин бүген күп акчалар исәпләнми кала: чөнки алар кулга килеп җитмиләр, ә картадан картага, ягъни бер исәптән икенчесенә күчерелеп кенә йөриләр.

Киләчәктә кәгазь акчалар һәм тәңкәләр бетерелергә мөмкин, диләр. Бу хәлнең кайчан булачагы әлегә төгәл билгеле түгел, әмма 2030 елларга кул акча кирәкме-түгелме турында дискуссияләр башланачак, ди “Гознак” генераль директоры урынбасары Георгий Корнилов. Аның әйтүенчә, бүген түләүләрнең 10 проценты гына акчалата башкарыла. “Акча белән түләүләр күләме кимү сәбәпле, кул акчалар банк системасы өчен кыйммәткә төшә”, – ди ул.

Соңгы берничә елда акчалата түләүләр азая баруын үзебез күреп торабыз. Кешеләр ешрак карта белән түләүгә яки бер исәптән икенчесенә күчерүгә өстенлек бирә. Якынча саннар буенча, бүген исәп-хисапларның 85 проценттан артыгы кул акчасыз башкарыла.

Әнә, кайсыберәүләр “соңгы вакытта акчаны тотып та караган юк” диләр. Бар түләүләрне банк картасы белән генә хәл итәләр. Бер уйласаң, уңайлы бит. Ә элек кибеткә керсәң, кәшелүгеңнән яисә кесәңнән бөгәрләнгән кәгазь акчаларны чыгарып, башта исәплисең, шуннан сдача көтәсең. Анысын да санап алырга кирәк. Арурак товар алырга барырга булсаң, зур суммадагы акчаны башта кая салырга белми аптырыйсың: кесәгә салсаң, төшеп калыр төсле, сумкага салсаң, урлап куярлар дип куркасың... Шуннан кибет буйлап йөрисең теге акчаларны капшый-капшый. Кулъяулыкка төрелгән акчаны, тагын бар кат чүпрәккә төреп, эчке киемгә тегелгән “яшерен кесәгә” салып йөртүчеләр дә күп булды. Хәзер бик җайлы: бар акча – бер картада.

Әйткәндәй, психологлар фикеренчә, кешегә кәгазь акчалар белән түләү авыррак бирелә икән. Купюраларны акча янчыгыннан алып санап, аларны кассага сузган чакта кулланучы кире уйларга һәм сатып алудан баш тартырга мөмкин. Ә картаны терминалга кую җиңелрәк һәм тизрәк, акча белән аерылышу күзгә күренми. Исәпләүләр буенча, акчасыз сатып алулар күпкә җиңелрәк башкарыла.

Банклар һәм дәүләт өчен дә кәгазь акчадан баш тарту аларны җитештерүдә, хезмәт күрсәтүдә һәм таратуда сизелерлек экономия китерәчәк икән. Тагын бер мөһим уңай ягы – акчасыз икътисад үтәкүренмәлегә әверелә, бу инде акча әйләшенен контрольдә тоту өчен җайлы.

Кәгазь акчадан тулысынча баш тарту мөмкинме һәм, гомумән, андый заман килерме?

“Бик ихтимал, – ди сәясәтче, икътисадчы Георгий Бовт. – Зур шәһәрләрдә яшәүчеләрнең күбесе бүген акча белән файдаланмый диярлек. Шуңа безнең илдә инде 2030-2034 елларда акча әйләнешен гамәлдән чыгарырга мөмкиннәр.

 Ә технологик яктан ил моңа әзерме соң? “Монда каршылыклар килеп чыгарга мөмкин. Тулысынча акчасыз әйләнешкә күчү өчен серверларны, челтәрләрне модернизацияләргә, алга киткән электрониканы кулланырга кирәк булачак. Ләкин бу санкцияләр чорында шактый кыен булачак, ә безнең күп кенә үз технологияләребез әлегә юк. Төрле экраннар, QR-кодлар, тапшыргычлар җитештерергә кирәк, әлегә бездә үзебезнең берни дә юк”, – ди Георгий Бовт. – Мондый күләмдә кирәкле җиһазларны безгә беркем дә сатмаячак, болар барысы да – санкциягә эләккән продукция. Барысын да үзебезгә эшләргә кирәк булачак. Әмма бу – хәл ителә торган мәсьәләләр, шуңа якынча 10 елдан соң без купюралардан тулысынча баш тарта алачакбыз”.

Кирәкле технологияләрне дә җитештерерләр, ди. Ә алар төпкел авылларга барып җитә алырмы соң? Ни дисәң дә, Русия – гаять зур ил, интернет булмаган авыллар да шактый. Интернет кына түгел, барып җитүе авыр булган авылларда яшәүчеләр акчасыз ничек көн күрер?

Икътисадчы әлеге сорауга болай дип җавап бирә: “Безнең илдә инде бүген күп урында интернет бар, хәтта Америка көнләшергә мөмкин. Икенче яктан, халык саны аз булган авыллар бик тиз кими, кешеләр аннан китәләр. Кул акчаларын гамәлдән чыгарган вакытка мондый урыннар, мөгаен, бөтенләй калмаячак яки алар нык аз булачак. Алар булган очракта да ниндидер аерым карар кабул итәргә мөмкин. Моннан тыш, тиздән бездә санлы сум әйләнешкә керәчәк. Ә аның белән, Русия Банкы вәгъдә итүенчә, интернет булмаган урыннарда да түләргә һәм барлык финанс операцияләрне башкарырга мөмкин булачак. Моның өчен кесә телефоны да җитәчәк”.

Шулай да, ниндидер сәбәп аркасында электр  юкка чыкса?.. “Ә менә бу бик зур проблема булачак, ул чакта бернинди электрон акчалар белән файдаланып булмаячак. Әмма мондый проблема барлыкка килү ихтималы бик түбән. Ул атом-төш шартлавы яки көчле электрмагнитлы импульс аркасында килеп чыгарга мөмкин. Ләкин алай булмас дип өметләнәбез”, – ди эксперт.

Алай да, күп кенә белгечләр фикеренчә, якын арада гына кәгазь акчалардан баш тартып булмаячак. Әйтик, әле ваклап сату тармагында кул акчасына өстенлек бирәләр. “Бүген 18 триллион сумнан артык акча әйләнештә дип исәпләнә. Бу банкнотлар һәм тәңкәләргә ихтыяҗ булуын дәлилли”, – дип аңлаталар Русия Банкы матбугат хезмәтендә.

Әйткәндәй, Үзәк Банк әлеге мәсьәләгә карата социаль сораштыру үткәргән. Җавап бирүчеләрнең 6 проценты гына кул акчалар кулланудан тулысынча баш тарткан. Ә 7 проценты, киресенчә, бары тик акчалата гына түлиләр. Һәм иң кызыгы – респондентларның һәр өченчесе акчаларының бер өлешен өйдә саклавын әйткән. Күрәсең, бу кеше психологиясенә бәйле, акча өйдә булганда кешенең күңеленә тынычрак, ди белгечләр.

“Кул акча теләсә нинди шартларда да түләүнең ышанычлы ысулы булып тора, ул гадәттән тыш хәлләр очрагында түләүнең резерв чарасы булып хезмәт итә. Болар барысы да акчаларның безнең белән озакка калачагы турында сөйли”, – диләр Үзәк Банкта.

Аннары, без әле бәйрәмнәрдә, юбилей, туйларга да акча салырга күнеккән. Кәгазь акча булмаса, картага күчерергә генә кала. Бер юмор остасы сөйләвенчә, “Коръән ашларына хәзер акча йөртмибез, бер-беребезгә акчаларны күчерәбез дә, “смскалар” килеп беткәч, Амин тотып куябыз” ди. Шул көнгә калмагае...

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас