Замана сәбәпчедерме, әллә шул замананы үзгәртүче кешеләрдерме – бүген күп буыннар дәвамында сакланып килгән кыйммәтләргә ихтирам югала бара. Бу без яшәгән мохиттә бик сизелми кебек. Ә менә Интернет киңлекләренә күз салсаң, анда Көнбатыштан килгән “замана модаларына” иярүчеләр күп икәнлеген аңлыйсың. Шуларның бер төркеме – бала табудан баш тартуны пропагандалаучылар, ата-ана булуга, балалы гаиләләргә ихтирамсызлык күрсәтүчеләр. Алар үзләрен чайлдфри дип атый.
“Чайлдфри” (сhildfree) төшенчәсе инглиз теленнән “балалардан азат” дип тәрҗемә ителә. Алар – аңлы рәвештә баладан баш тартучылар. Бу исемлеккә “башта үзебез өчен яшибез, бәбине соңрак алып кайтабыз” диючеләр керми. Шулай ук балага уза алмаучыларны да кертү дөрес түгел. Чайлдфрилар “үзеңне ярат”, “үзең өчен генә яшә” дигән лозунгны алга сөрә, карьера үсешен яки башка кызыксынуларны алга куя. Алар балаларны артык йөк дип исәпли. Сабыйлары булган гаиләләрне мыскыл итә, балалы хатын-кызларга карата ямьсез сүзләр әйтергә дә кыенсынмыйлар.
Ил җитәкчелеге демография проблемасын ничек хәл итәргә, балалы гаиләләр санын ничек арттырырга дип баш ваткан чакта чайлдфри күренешенең таралуы – аяк чалуга тиң. Кысыр буын белән ерак китеп булмаячагын түрәләр яхшы аңлый. Шуңа депутатлар бу проблемага каршы көрәш башлады.
Шушы көннәрдә Русия хөкүмәте Интернетта, массакүләм мәгълүмат чараларында, кинофильмнарда һәм рекламаларда бала табудан баш тартуны пропагандалаучы мәгълүмат таратуны тыю турындагы закон проектын хуплады.
Әйтергә кирәк, бу идеяне беренчеләрдән булып безнең республиканың Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары күтәреп чыккан иде.
– Көнбатыш тырышлыгы белән бәйрәмнәрдән торган, баласыз тормыш идеяләре яшьләр даирәсендә популярлашты. Без бу проблемага җәмәгатьчелек игътибарын өч ел элек юнәлткән идек, – диде БР Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев. – Балалар һәм гаилә бурычлары булмаган, рәхәт тормыш турындагы кызыктырырлык күренеш артында бар җәмгыять өчен хәвеф ята. Аңлы рәвештә баласызлык модасы гаилә институтының деградациясенә китерергә мөмкин. Шуңа кешеләрнең акылларына мәгълүмати һөҗүм итүгә киртә кую бик мөһим. Без тәкъдим иткән концепция депутатлар, җәмәгатьчелек, дини оешмалар тарафыннан хупланды. Хәзер закон проекты, инде башка авторлык белән булса да, Русия хөкүмәтендә хуплау тапты. Без ул Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителер, безнең идеяләр, тәкъдимнәр федераль закон статусын алыр һәм тормышка ашырылыр дип өметләнәбез.
Министрлар кабинетында әйтүләренчә, закон традицион кыйммәтләрне саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән. Закон проекты эшләсен өчен “Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны яклау турында”гы законга, шулай ук кайсыбер башка закон актларына үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә. Бу традицион гаилә кыйммәтләрен яклау механизмын булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта хөкүмәт закон проектын эшләп бетерергә, атап әйткәндә, “бала табудан баш тарту” төшенчәсен анык итеп ачыкларга киңәш иткән. Бу дин буенча, медицина сәбәпләре аркасында яки көчләү очракларында бала табудан баш тарту мәсьәләсе килеп туганда четерекле хәлгә калмас өчен кирәк.
Шулай ук, әлеге закон проекты кабул ителсә, аны бозган өчен административ җаваплылык турындагы закон проекты да хөкүмәт тарафыннан хупланды. Закон проекты кабул ителгән очракта РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.21 маддәсе баласызлыкны агитацияләгән өчен җаваплылык турында пунктлар белән тулыландырылачак. Ә штрафлары ярыйсы югары булачак:
- физик затлар өчен – 200 400 мең сумга кадәр;
- вазифа биләүчеләр өчен – 400 меңнән 800 меңгә тиклем;
- юридик затлар өчен 2 миллионнан 5 миллион сумга кадәр каралырга мөмкин.
Чайлдфрига чакыручы чит ил кешеләренә дә штраф салу күзаллана. Кайсыбер очракларда Русия территориясеннән административ куып чыгарырга мөмкиннәр.
***
Дәүләт Думасында чайлдфрины пропагандалауны тыю турындагы закон проекты гражданнарның яшәү рәвешенә һәм бала табаргамы-юкмы дигән шәхси мәсьәләсенә кагылмаячак, диләр. Монда сүз бары тик баласызлык идеологиясен таратуны тыю турында гына бара, ди проект авторларының берсе, Дәүләт Думасының мәгариф комитеты әгъзасы Эльвира Аеткулова.
“Хөкүмәт тарафыннан булган кисәтүләрне исәпкә алачакбыз һәм “бала табудан баш тарту” төшенчәсен төгәлләштерәчәкбез. Тагын бер тапкыр шуны ассызыклыйсым килә: монда сүз тормыш рәвеше һәм һәр кешенең сайлавы турында түгел, ә нәкъ менә баласызлык идеологиясен пропагандалау турында бара”, – дип аңлатты ул.
Депутат әйтүенчә, тәкъдим ителгән закон проекты “балаларны һәм үсмерләрне медицина күрсәтмәләре һәм дини ышанулар белән бәйле булмаган очракларда бала табудан ирекле баш тартуны пропагандалаучы мәгълүматтан яклауга юнәлдерелгән”.
Дәүләт Думасы депутаты Яна Лантратова да “хатын-кызлар бала табаргамы-юкмы икәнлеген үзаллы хәл итә һәм аларның бу хокукын закон проекты берничек тә бозмаячак”, дип билгеләде.
“Бала табарга теләмим дигән сүзләр закон маддәсенә эләкмәячәк. Ә менә башка хатын-кызны бала табудан баш тартырга күндерү омтылышлары эләгә. Закон проекты бала тапмаска карар иткән хатын-кызларга каршы түгел, ә аларны бала табудан баш тартуга этәрергә тырышучыларга каршы юнәлтелгән”, – дип аңлатты ул.
Чайлдфри турында Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков та үз фикерен белдерде. “Хакимият эшендә төп өстенлекләрнең берсе – илдә туучылар санын арттыру. Моңа комачаулаган һәр нәрсә, әлбәттә, безнең тормышыбыздан юкка чыгарга тиеш”, – диде ул.
Сез бу мәсьәләгә нинди карашта?