Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
26 сентябрь , 10:25

Төнен салмаячаклар

"Наливайкалар" ябылып бетәрме?

https://vk.com
https://vk.com

2025 елның 1 мартыннан Башкортстанда төнге “наливайкалар” тыелачак.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Башкортстанда этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге эшчәнлекне җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында”гы республика закона үзгәрешләр кертүче законга кул куйды.

Аңа ярашлы, күп фатирлы йортларда, аларга якын биналарда урнашкан, төннәрен исерткеч эчемлекләр сатучы кече кибетләр эше чикләнә. Аларда 23.00 сәгатьтән 8.00 сәгатькә кадәр алкоголь сату тыелачак (31 декабрьнең 23.00 сәгатеннән 1 гыйнварның 03.00 сәгатенә кадәрге чордан тыш).

Алкоголь продукциясен төнлә рестораннарда гына сату мөмкин булачак. Канун 2025 елның 1 мартында үз көченә керә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: