Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
26 сентябрь 2024, 10:36

Коллекторлар куркытамы?

Үзләрен дә куркытырга кирәк: хәзер аларга карата закон катгыйлана.

12-kanal.ru
12-kanal.ru

Русиядә закон бозган өчен коллекторларның җаваплылыгын катгыйлатачаклар.

Дәүләт Думасы депутатлары Административ хокук бозулар турындагы кодекска бурычларны түләткәндә законсыз гамәлләр өчен коллекторларга җәзаны катгыйлатучы төзәтмәләрне беренче укуда кабул итте.

“Дәүләт Думасы вакытында түләнмәгән бурычны түләткәндә гражданнарны законсыз гамәлләрдән яклау өстендә эзлекле эшли. Бурычлыларга янаучы, аларны шантажлаучы, көч кулланучы коллекторлар өчен 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү турындагы закон инде эшли”, – ди Дума рәисе Вячеслав Володин.

Беренче укуда кабул ителгән закон проектында коллекторларга, кредит яки микрофинанс оешмалары вәкилләренә закон тарафыннан куелган таләпләрне үтәмәгән өчен административ җаваплылык кертергә тәкъдим ителә. “Бу хокук бозулар өчен аларга ярты миллион сумга кадәр штраф янаячак", – ди Володин.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: