Нишләргә белгән юк...
Иртән машинага утырып юлга чыгучыларның күбесе тагын уфтанып куйгандыр. Чөнки «Башнефть» машина заправкалау станцияләрендә бүген тагын бензинга хаклар арткан. 24 сентябрьгә АИ-92 бер литры - 51,65 сум, (0,05 тиенгә арткан), АИ-92 ATUM — 52,75 сум. (+0,05), АИ-95 ATUM — 56,25 (+0,1) сумга әйләнгән.
АИ-100 маркалы бензинның бер литры 78,75 сум тәшкил итә. Ул 3 сумга (!) арткан. Гаҗәп, дизел ягулыгы бүгенгә, нишләптер, кичәге хакында калган. Аның литры әлегә 63,85 сум.
Ни әйтсәң дә - юк. Бензинга хаклар арткач, башка бәяләрнең дә артуын көтәргә инде...
Их, машинага су салып йөреп булса икән...
Хәер, ул вакытта һәр кое, чишмәне, ерганакны да акча чыганагы ясап, уратып алырлар һәм шулай ук хакларны арттырып торырлар иде, минемчә. Ә сез ничек уйлыйсыз?