Уфа полициясе хезмәткәрләре пенсионерның акчасын саклап калган.
Бүген РФ Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәлегенең 7 нче полиция бүлегенә өлкән яшьтәге уфалыны алып килгәннәр. Улын да чакырып, аңа мошенникларга озатыласы акчасын кире кайтарганнар.
Полиция хезмәткәрләре Комсомольская урамындагы сәүдә нокталарының берсендә банкомат янында булышкан өлкән яшьтәге иргә игътибар иткәннәр. Пенсионер телефоннан сөйләш-сөйләшә зур суммада акча күчерергә ниятләгән.
Аның белән сөйләшү барышында полицейскийлар аның мошенниклар корбаны булуын аңлыйлар һәм пенсионерны акчасын күчермәскә күндерәләр.
Ачыклануынча, ир кешегә билгесез кеше шалтыраткан һәм үзен хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәре дип таныштырган. Ул хезмәт стажын арттыру өчен пенсияне яңадан санарга кирәк дип белдергән. Пенсионерның ышанычына кереп, мошенниклар аны үзендә җыелган акчаларга ия булу өчен төрле банк оешмаларына җибәргәннәр. Бу хәл, билгеле, полиция хезмәткәрләре белән очрашуга кадәр булган.
Шулай итеп, полиция хезмәткәрләре белән очрашуга кадәр уфалы мошенникларга бер миллион өч йөз мең сум күчереп өлгергән. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган...
Ир кеше полиция бүлегенә улы белән килгән, хәзер ул өлкән яшьтәге әтисен игътибарсыз калдырмаска тырышачак.