Полиция хезмәткәрләре пенсионер әбине алдаган 23 яшьлек чит ил кешесен тоткан. Егет әбинең миллион сумнан артык акчасын алган.
Уфада яшәүче 87 яшьлек әби полициягә мөрәҗәгать иткән. Үзләрен тәртип сагы органы хезмәткәрләре итеп таныткан билгесез кешеләр аңа телефон аша шалтыратып, акчаларының чын булуын тикшерергә тәкъдим иткәннәр. Акчаны курьер аша тапшырырга кушканнар. Беркатлы пенсионер ышанып миллион сумнан артык акчасын биргән.
Полиция хезмәткәрләре оператив-эзләү эшләре үткәргән. Видеокүзәтүне карап курьерның маршрутын һәм аның шәхесен ачыклаганнар. Явыз ниятле 23 яшьлек егет Африканың бер иленнән килгән булган. Ул берничә ел элек вузга кергән булган, ләкин аннан аны куганнар. Ул Интернет аша эш эзләгән һәм бер игълан буенча "эшкә" урнашкан. Ул билгесез кешедән күрсәтелгән исәпкә пенсионер әбинең акчаларын күчерү турында инструкцияләр алган. Акчаларның бер өлешен үзендә калдырган.
Аны кулга алганнар. Суд аның башка шундый җинаятьләрдә катнашлыгы булуын тикшерә.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсе.
Фото: mk.ru