Безнең, әле күптән түгел генә 100 еллыгын билгеләп үткән авылыбызның иң шанлы чоры колхозларга берләшеп яшәү заманына туры килде. Ә колхоз заманында, зуррак татар авылларында колхозчылар өчен иң абруйлы кеше колхоз рәисе булса, безнеке кебек, бик үк зур булмаган авыл кешеләре өчен ул бригада бригадиры иде. 1959нчы елда, Благовар районы Өйдрәкбаш авыл советы авыллары “Фрунзе” исемендәге бер колхозга берләштерелгәннән алып, 2008нче елда ул колхоз (инде СПК) беткәнгә тиклем Күллекул-Яланкул авыллары, әнә шул колхозның 4-нче комплекслы бригадасы булып торды. Бу 49 ел эчендә бригаданы төрле кешеләр җитәкләде. Әмма барысыннан да озаграк, төгәлрәк итеп әйткәндә 19 ел, бу вазифаны Миндиев Мидхәт Миңневәли улы башкарды. Тик бүген мин Мидхәт абыйның үзе турында түгел, ә аның соравы буенча, әтисе Миңневәли бабай турында сөйлим.
Миңневәли Миңнегали улы 1929нчы елда, Өйдрәкбаш авылыннан килеп, Яланкул авылының уң ягындагы 13нче йортка нигез сала. Йорт салынып бетү белән диярлек, ул үзләреннән ике йорт аша гына яшәгән Хамматова Сабира Миңнебай кызына өйләнеп, гаилә корып яши башлый. 1931нче елда аларның Роза исемле, 1935тә Рәйлә исемле кызлары, ә инде 1939да Мидхәт исемле уллары туа.
Йорт салынып, гаилә корылып, балалар да туып, җайлап кына яшәп киттек дигәндә, көтелмәгән зур кайгы килә. Илебезгә немец илбасарлары басып кереп, Бөек Ватан сугышы башлана.
1944нче елның 24нче мартында Минневәли бабай хәрби хезмәткә алына, 10нчы июлендә инде сугышка да кереп китә. Кызганычка каршы, аңа озак сугышырга туры килми. Шул ук 1944нче елның 14нче июлендә Калинин өлкәсе Себежский районы Бакланица авылы кырында барган сугышларда Миңневәли бабай һәлак була. Тик Ватан өчен барган бу сугышта, кыска гына вакыт катнашып та, якташыбыз зур батырлык күрсәтә. Миңневәли бабай, кул пулемётыннан атып, бер ут ноктасын һәм шуның белән бергә дошманның 11 солдатын юк итеп өлгерә.
Командирлары Миңневәли бабайның батырлыгын орденга лаек дип билгелиләр. Тик каты сугышлар бару һәм инде Миңневәли бабай үзе мәрхүм булу сәбәпле, аны орден белән бүләкләү документлары әзерләнеп өлгерми. Бу хәлләрдән соң айдан артык вакыт үзгач, 1944нче елның 27 августында аны күрсәткән батырлыгы өчен “За отвагу” медале белән бүләкләү турында приказ чыга.
Кызганычка каршы, Миңневәли бабайның медаль белән бүләкләнүе, кайда һәм ничек һәлак булуы күрсәтелгән хәбәрләр Сабира әбигә килеп җитми. Аның урынына ул “тормыш иптәшегез хәбәрсез югалды” дигән кәгазь генә ала.
Менә шулай, Сабира әби өч баласы белән торып кала. Ул балаларны берүзе үстерә. Бу вакыйгалардан соң 50 ел үтеп тә, тормыш иптәшенең батырлыгы турында белмичә 1995нче елның 22нче апрелендә Сабира әби мәрхүм була.
Әмма Миңневәли бабайның туганнары аны онытмыйлар. Аның турында нинди дә булса мәгълүмат табарга тырышып, эзләнүләрен дәвам итәләр. Һәм бу эзләнүләр бушка китми. Картәтисенең хәбәрсез югалу хәбәре килгәнгә инде 80 ел үтте дигәндә, Сабира әбинең оныгы Башаров Флүр (Роза исемле кызының улы) “Память народа” исемле сайтта картәтисенең исеменә тап була. Менә шунда инде Миндиевлар гаиләсе әгъзалары үзләренең картәтиләренең нинди батырлык күрсәтеп, ничек һәлак булуы турында һәм кайда күмелүе турында беләләр.
Миңневәли бабай Псков өлкәсе (элекке Калинин) Себежский районы Томсино авылы янында, 5нче туганнар каберлегендә җирләнгән булып чыга. Үзе дә хәрби кеше булган (полковник дәрәҗәсендә) Флүр Миннислам улы эшне озакка сузмый, 2024нче елның маенда ук картәтисе җирләнгән урынга юл тота. Анда барып, туганнар каберлеген күреп, исемлектәге 306 батыр исеме арасыннан картәтисе Миңневәли исемен дә эзләп тапканнан соң, туганнар каберлегеннән туфрак та алып кайта. Кайткач туганнары белән бергә ул туфракны нәнәләре Сабира әби каберенә сибәләр. Менә шулай, 80 ел үткәннән соң, инде мәрхүм булсалар да, кушылалар Миңневәли бабай белән Сабира әби. Икесенең дә җаннары тыныч булып, урыннары оҗмахта булсын авылдашларыбызның.