Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
19 сентябрь , 14:57

Урак өсте

Эшләр кимүгә табан. 

https://agriculture.bashkortostan.ru/
https://agriculture.bashkortostan.ru/

Көзге урак дәвам итә. Атна башына республика аграрийлары 2 миллион тоннадан артык ашлык җыйган иде. Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе Илшат Фазрахманов әйтүенчә, уртача уңдырышлылык – гектардан 22,1 центнер тирәсе.

Шикәр чөгендерен җыю да дәвам итә. Аны быел 58 мең гектар мәйданда үстерделәр.

– Быел уңыш бик югары, гектардан 436 центнер. Бу – ил буенча уртача күрсәткечтән югарырак, – диде Илшат Илдус улы. 

Майлы культуралар – рапс, горчица һәм җитен – 33 мең гектар мәйданда чаптырылган. 50 мең тоннадан артык орлык суктырылган.

Бер үк вакытта киләсе ел уңышы өчен көзге культуралар чәчелә. Республика хәвефле игенчелек зонасына керә, ә чыдамлылыгы, уңдырышлылыгы белән аерылып торучы бөртекле көзге культуралар яхшы страховка булып торалар, ди аграр ведомство башлыгы.

Әлегә уҗым культуралары өчен планлаштырылган мәйданнарның яртысыннан күбесе чәчелгән. Уҗым бодае һәм арышы белән беррәттән көзге тритикале (бодай һәм арыш гибриды) да чәчелә.

Әйткәндәй, 13 сентябрьдә Авыргазы районында соя һәм кукуруз үстерү мәсьәләләренә багышланган семинар узды. Анда Башкортстан быел соя үстерү буенча иң яхшы төбәкләрнең берсе дип билгеләнде.

– Быел 19 мең гектарда соя чәчелде. Теоретик яктан без аның мәйданын 100-120 мең гектарга җиткерә алабыз. Бу – югары табышлы культура. Хәвефләрне киметү һәм бөртеклеләрнең хакларына бәйле булмау өчен мондый культураларның өлешен арттырырга кирәк, – диде Илшат Фазрахманов.

Илнең Үзәк һәм Караҗир төбәгендә сояның бер килограммы 36-40 сумга сатыла, диделәр семинарда. Быел республикадагы уңышны исәпкә алсак, соя иң керемле культураларның берсе булырга мөмкин.

Бүген климат үзгәрү сәбәпле, чәчүлекләрнең структурасы да үзгәрә. Безнең иң төп ресурс – җир, һәм ул нәтиҗәле эшләсен өчен моның белән файдалана белергә кирәк, диде ведомство җитәкчесе.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: