Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
19 сентябрь , 15:01

Ташландык җирләр...

Сезнең якта да бармы алар?

https://102.fsvps.gov.ru/
https://102.fsvps.gov.ru/

Белорет һәм Туймазы районнарында гомум мәйданы 80 гектар булган ташландык авыл хуҗалыгы җирләре ачыкланган.

Мәсәлән, Белорет районының Сәрмән авылы янында “туфрак эшкәртү, печән чабу һәм терлек көтү билгеләре булмаган” 54 гектардан артык җир ачыкланган. Аны наратлар һәм каеннар басып алган.

“Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлегенең 77 процентын 11-13 яшьлек агачлар тәшкил итә. Бу җир авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен файдаланылмый. Тәртип бозучыга кисәтү җибәрелде”, – ди Россельхознадзор хезмәткәрләре.

Туймазы районы Туктагыл авылы янында да ташландык җир ачыкланган.

“26 гектар мәйдан җирне – күпьеллык чүп үләннәр, америка өрәңгесе, урман кырыен яшь агач үсентеләре басып алган. Участокның төньяк-көнбатыш өлеше печәнгә чабылган һәм рулоннарга прессланган. Арендаторга таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү ясалды”, – диделәр Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсендә.

Ведомсто мәгълүматы буенча, Башкортстандагы 6,2 миллион гектар авыл хуҗалыгы җирләренең 209 мең гектарын ташландык җирләр яисә әйләнешкә кертү өчен потенциаль сөрүлекләр тәшкил итә, Узган ел күзәтчелек ведомствосы кабул иткән чаралар нәтиҗәсендә Благовещен, Борай, Тәтешле, Дәүләкән, Салават, Краснокама, Федоровка һәм Стәрлебаш районнарында элек файдаланылмый яткан 10 мең гектардан артык җир авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертелгән. 2024 елның сигез аенда тагын 3 мең гектар ташландык җир файдаланыла башлаган.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: