Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
19 сентябрь , 23:27

Җиңел генә баемакчы булганнар

Әмма, нәтиҗәдә, үзләренең акчалары очкан-киткән...

https://vk.com
https://vk.com

Узган тәүлектә республиканың эчке эшләр органнарының дежур частьләренә мошенниклык турында 26 хәбәр килгән.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча бүлегенә 26 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Аңа мессенджерларның берсендә, янәсе, туристлык компаниясе менеджерыннан хәбәр килгән. Ул өстәмә хезмәт хакы тәкъдим иткән. Эшнең асылы шунда – имеш, төрле интернет-сайтларны карап утырырга кирәк. Ләкин башта шәхси кабинет булдырырга һәм аңа акча кертергә кирәк икән. Ханым, ялган сүзләргә ышанып, 520 мең сумнан артык кредит рәсмиләштергән һәм аферистлар исәбенә күчергән.

Балакатай районында яшәүче 40 яшьлек ир дә полиция бүлегенә мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ул да өстәмә акча эшләргә тәкъдим итүче аферистларның хәйләсенә эләккән. Аңа, янәсе, инвестиция компаниясе менеджеры шалтыраткан. Ир өч атна дәвамында кредит акчаларын үзенең “инвестиция янчыгына” керткән. Әмма байый гына алмаган – брокерлык исәбе ябылган булып чыга, ә трубканың теге ягындагы кеше юкка чыга. Ир мошенникларны 2 миллион сумга диярлек баета.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы тагын бер тапкыр шуны искәртә: таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез! Социаль челтәрләрдә аралашканда уяу булыгыз. Шикле сылтамалар һәм тикшерелмәгән сайтлар буенча кермәгез.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: