Башкортстанда яшәүче зур гаилә хуҗасы контракт буенча махсус хәрби операциягә юлланган. Бу хакта Благовещен районы хакимияте башлыгы Анна Карабанова сөйләде.
Вәхид Вәлиев һәм аның хатыны Ирина Вервельская гаиләсендә – 29 бала. Анна Карабанова әйтүенчә, тәрбиягә бала алган ишле гаилә районда гына түгел, республикада да үрнәк булып тора. 2021 елда алар “Ата-ана батырлыгы” дәүләт бүләгенә лаек булган. Моннан тыш, Ирина Вервельская “Хатын-кыз – ел директоры” Бөтенрусия конкурсында җиңү яулаган.
“Бу гаилә шәһәребезне төзекләндерү проектларында даими катнаша. Алар үз шәһәрләрен аеруча яратып ярдәм итә. Гаилә башлыгы Вәхид Оборона министрлыгы белән контракт төзергә хәл итте. Аңа 57 яшь, мондый карар аның ишле гаиләсенә җиңел бирелмәде, ләкин ул аны патриотизм һәм гражданлык бурычыннан чыгып кабул итте”, – дип язган Анна Карабанова үзенең telegram-каналында.
“Читтә кала алмадым. Анда яшь егетләр сугыша, аларның һәркайсысы минем улым була ала. Безнең ике улыбыз да әле СВОда. Ярдәм итмәскә хакым юк. Ватанымны, балаларымны һәм яраткан хатынымны яклауга басам. Аларга кайтырга вәгъдә итәм”, – дигән Вәхид Вәлиев.
Исегезгә төшерәбез: махсус хәрби операциядә хезмәт итәргә теләүчеләр Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм якташларына кушыла ала. Русия Президенты 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзегән хәрби операциядә катнашучыларга 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды. Элегрәк Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме арткан иде. Шулай итеп, федераль түләүләрне исәпкә алып, Башкортстаннан хәрбиләр бер мәртәбә 1 млн 205 мең сум алала.
Сораулар булса, 122 яисә (347) 218-19-19 номеры буенча Ситуация үзәгенә, (347) 248-29-31 номеры буенча сайлап алу пунктына шалтыратырга мөмкин.