Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
13 сентябрь , 12:37

“Бу җинаять!”

Министр әзер өй эшләре сайтларын тыярга чакырды.

https://www.cism-ms.ru
https://www.cism-ms.ru

Бүгенге мәктәп укучылары һәм студентлар өй эшләренә җавапны Интернеттан таба ала.

Әзерне күчереп язуы бик җайлы, әлбәттә. Әмма кайсыбер балалар шуңа алданып, үзләре уйлап тормый, турыга күчереп язарга өйрәнә.

“Интернетта әзер өй эшләре бик күп. Әгәр бала 1нче сыйныфтан башлап әзер өй эшләреннән файдалана икән, ул мәктәптә алган материалны өйдә ныгытмый. Аңа өй эшен эшләргә я әзер җаваплар, я ата-аналар ярдәм итә. Аннары белем дәрәҗәсенең коточкыч начараюы башлана”, – диде илнең мәгариф министры Сергей Кравцов XI Гомумрусия ата-аналар җыелышында.

Ул әзер өй эше булган сайтларны тыярга кирәк дип белдерде.

“Мин әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп, мондый сайтларны тыярга кирәк дим. Бәлки, бу бик үк дөрес сүз дә түгел, әмма әзер өй эшләре булган сайтларга киртә куярга кирәк. Мондый сайтларны булдыру, минемчә, җинаять”, – диде министр.

Кравцов сүзләренчә, әзер өй эшләрен интернет киңлекләренә урнаштыручылар бик зур акча эшлиләр. Өй биремнәре булган сайтлар иң популяр интернет-ресурсларның берсе санала.

Ә сез ничек уйлыйсыз: әзер өй эшләре сайтларын тыярга кирәкме?

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: