Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
11 сентябрь , 18:17

Яшьләр хәмернең хәрам икәнлеген аңласын иде

Эчкечелек – искелек калдыгы. Эмма кара сакал кебек иярә.

Яшьләр хәмернең хәрам икәнлеген аңласын иде
Яшьләр хәмернең хәрам икәнлеген аңласын иде

Эчкечелек – искелек калдыгы. Эмма кара сакал кебек иярә.

 

 11 сентябрь Бөтенрусия “Аеклык көне” буларак билгеләп үтелү генә түгел, ә эчкечелек һәм аның җәмгыять өчен нәтиҗәләре белән бәйле проблемалар турында фикер алышу өчен мөһим платформа булып та хезмәт итә. Ул хәмерне чиктән тыш күп куллануның нәрсәгә китерүен, аның зыянын,  халык арасында сәламәтлек турында кайгырту һәм аңлау дәрәҗәсен күтәрү кирәклеген искә төшерә.

Бүген  Мәчетле райнының Олы Ака авылының мәдәният, китапханә хезмәткәрләре, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы  әгъзалары белән берлектә балалар белән бу көнгә багышланган чара уздырган.

  • Әңгәмә һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтегән спорт чарасы күңелле узды, – ди мәчетлеләр.

 Хәмер мөселман кешесенә хәрам ул. Аның гаиләләргә нинди ачы кайгылар китерүен, төзәтә алмаслык ялгышларга илтүен тормыш күрсәтеп тора. Аеклык өчен көрәшүче гаиләләр, авыллар үрнәгендә тормышыбыз сафланса иде.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: