Федерация Советы әгъзасы Наталия Косихина Русиядә квадроберлар субкультурасын тыярга тәкъдим итте.
Сенатор белдерүенчә, яшүсмерләр арасында популяр булган бу күңел ачу психиканы имгәтә һәм бик авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. “Минемчә, безгә балаларны күбрәк спорт һәм белем бирү белән мавыктырырга кирәк, алар тирә-юньдәгеләрнең психикасына һәм сәламәтлегенә зыян китермәс иде”, – диде сәясәтче.
Квадробика – спорт мавыгуы. Квадробика белән мавыккан кеше җәнлекләр кыланышларын кабатлап дүрт аяклап хәрәкәтләнә. Косихина шуны да ассызыклый: квадроберлар “дүрт аяклап йөреп, этләр сыман өреп, кешеләрне куркытып кына йөрми, алар кайчагында кешеләргә ташлана да әле, аларны тешли”.
Косихина яшьләрнең еш кына күпләргә ошамаган субкультуралар тарафдарлары булуын таный. “Әмма монда бу юнәлешнең деструктив һәм гражданнар өчен котырта торган характерда булмавы мөһим”, – ди законнар чыгаручы.
Квадробикага нигез салучы дип япон спринтеры (йөгерүче) Кеничи Ито исәпләнә. 2000 еллар башында ул маймыл кебек хәрәкәтләнүнең, шул исәптә йөгерүнең дә, 6 ысулын уйлап тапкан. Хәзерге квадроберлар үзләрен тиңләштерә торган конкрет җәнлеккә охшатып төрле күнегүләр башкаралар.
Чыганак: lenta.ru