Уфаның 6 нчы полиция бүлегенә мошенниклар ятьмәсенә эләгүе хакында 75 яшьлек пенсионер гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Каза күрүчегә билгесез телефоннан шалтыратканнар. Шалтыратучы үзен энергия компаниясе хезмәткәре итеп таныткан һәм яңалык кертелүе турында әйткән. Имеш тә, республикада яшәүче өлкән кешеләргә, исәпләү приборлары күрсәткечләрен тапшыру уңайлы булсын өчен, махсус приложение әзерләнгән. Имеш, хәзер моның өчен оешмага шәхсән мөрәҗәгать итү кирәк булмаячак һәм телефонга махсус программаны урнаштырырга гына кирәк булачак. Аны урнаштыру өчен явыз ниятле кеше "ярдәм" тәкъдим иткән. Мошенник бичара бабайны мобиль телефонында экранны күрсәтү функциясен кабызу кирәклегенә ышандырган.
"Белгеч" смс-кодлар ярдәмендә пенсионер телефонының приложениесенә кергән һәм аның акча исәбендәге зур сумманы күз ачып йомганчы үзенә күчереп тә куйган. Явыз ниятле бәндә акчаны урлау белән сөйләшүне туктаткан. Уфалы телефонына бернинди приложение урнаштырылмавын, акчасыннан җилләр исүен аңлагач, полициягә мөрәҗәгать иткән .
Уфада олы яшьтәге бер хатын да шундый ук гариза язган. Аңа да приложение урнаштыру тәкъдиме белән ялган "хезмәткәр" шалтыраткан. Аферистлар әбине дә шушы ук юл белән алдап, 900 мең сум акчасына хуҗа булганнар. Әлеге вакытта Русия Федерациясе Җинаять кодексының 158нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә! "Хөрмәтле гражданнар! Сезгә шалтыратучы белгечләргә ышанмагыз. Оешмалар хезмәткәрләре мессенджерларда клиентлар белән элемтәгә керми. Таныш булмаган кешеләргә экранны күрсәтү функциясе аша мобиль телефоныгызга керү мөмкинлегенә юл куймагыз! Уяу булыгыз! Мошенниклыкның әлеге схемасы турында таныш-белешләрегезне һәм туган-тумачаларыгызны кисәтегез!"
БР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Фото: regionalcenter.rkomi.ru