Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
6 сентябрь 2024, 07:44

СВОга киткәнче өйләнгән

"Алда сынаулар көткәнен аңлыйм, мин аларга әзер", – ди ир. 

https://askino.bashkortostan.ru
https://askino.bashkortostan.ru

“Узып баручы җәйнең соңгы көннәрендә Яубүләк авылында яшәүче ике кеше никахларын теркәгән. Монда аптырар бер нәрсә дә юк кебек, әмма эш шунда ки, гаилә башлыгы Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәм бүген-иртәгә хәрби әзерлеккә китәчәк”, – диләр Аскын районы хакимиятендә.

Контрактчы үзенең сөйгәне белән Яубүләк авылында яши. Алар 15 елдан артык бергә гомер итә. Дүрт бала тәрбиялиләр. Ир кеше Русия Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләрендә хезмәт иткән, хәзер төзелеш белән шөгыльләнә.

“Уйланып йөргәч, мин контракт төзергә кирәк дигән карарга килдем. Алда сынаулар көткәнен аңлыйм, әмма мин аларга әзер. Без бергә теләсә нинди кыенлыкларны җиңәчәкбез”, – ди контрактчы.

Бу карар парны тагын бер җитди адымга этәргән – алар үз мөнәсәбәтләрен рәсми законлаштырырга булган. Ир әйтүенчә, яраткан кешеләрне яклау – изге бурыч.

Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзегән хәрби операциядә катнашучыларга 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды. Моңа кадәр Башкортстанда контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме арткан иде. Шулай итеп, федераль түләүләрне исәпкә алып, Башкортстаннан хәрбиләр бер мәртәбә 1 миллион 205 мең сум алала.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: