47 яшьлекләр дә алдангач инде...
Узган тәүлек эчендә республикада яшәүчеләр мошенниклар кесәсенә 5 миллион сумнан артык акчаларын салган.
Благовар районында яшәүче бер ханым хокук сакчыларына үзен алдаулары турында хәбәр иткән. Эш шунда, аңа, янәсе, финанс аналитиклары шалтыраткан һәм инвестиция юлы белән зур акчалар эшләргә тәкъдим иткән. Әлбәттә, ансат акча эшләү күпләрне кызыксындыра, бу ханым да башта аз гына акчасын салып караган. Кеременең күз алдында үсүе аны канатландырып җибәргән һәм ул эредән чирттерергә ният иткән. 840 мең кредит алып, янәсе, инвестиция исәбенә җибәргән. Ләкин инде бу юлы керем күрү насыйп булмаган аңа, ә кредит акчалары явыз кешеләр кесәсенә кереп яткан.
Җиңел акча эшләргә теләү яхшыга илтми шул...
Фото: resbash.ru