Олег Газмановның әнисе Зинаида Абрамовна, милләте буенча яһүд, улының беренче хатыны Иринаны башта бер дә кабул итмәгән булган...
Олег Иринаны 20 ел бергә яшәгәннән соң ташлап яңа мәхәббәте булган Марина Муравьевага (ул – Вячеслав Мавродиның элекке хатыны) китеп бара. Менә шуннан соң гына биана белән килен арасында дуслык башлана. Һәм Ирина, иренә һәм каенанасына булган бар үпкәләрен онытырга тырышып, инде авыру Зинаида Абрамовнаны тәрбияли башлый. Монда аңа туганы Наташа да ярдәмгә килә. Ирина бианасының соңгы көненә кадәр янында була.
Бүген инде Ирина Газмановага 72 яшь. Ул Калининградта үз йортында яши. Журналистлар белән аралашырга яратмый.
Олег белән Иринаның улы Радион әнисен бик ярата, хөрмәтли һәм еш кына аныңбелән бергә төшкән фотоларын интернет челтәрләренә куя.
Ә сез шундый киң күңелле була алыр идегезме, дуслар?
Фото: sb.by