Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
29 август , 19:19

«Радий» алгы сызыкта кала

Яугир депутат штурмлау отрядына күчте.

«Радий» алгы сызыкта кала
«Радий» алгы сызыкта кала

Яугир депутат штурмлау отрядына күчте.

 

 

БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Алексей Локотченко МХО хезмәтен дәвам итәргә карар кылган.

 

Алексей Локотченко быел 13 февральдә РФ Оборона министрлыгы белән килешү төзеп, «Пятнашка» интернациональ бригадасында  артиллерия расчеты командиры булып хезмәт итә башлаган иде.

 Аның кушаматы – «Радий».

Ул инде ике тапкыр яраланып, савыгып беткәнче үк кабат сафка басты. Быел сентябрьдә аның контракты тула. Әмма Алексей Локотченко фронтта калырга карар кылган. Бу карарны ул Курскидагы хәлләрдән соң кабул иткән.

–Дошман безнең гади кешеләргә, авылларга, шәһәрләргә аткан вакытта мин ил чиген калдыра алмыйм. Җиңүне тизрәк якынайтыр өчен штурмлау отрядына күчәм. Минем карарымны туганнарым да, якыннарым да, Дәүләт Җыелышы-Корылтайдагы коллегаларым да аңлар дип ышанам. Безнең эшебез уң! Дошман тар-мар ителер. Җиңү безнең якта булачак!» — дип язган  Алексей Локотченко «ВКонтакте»да үз битендә.

Әйткәндәй, Алексей Локотченко Ватанны саклаучылар турында төшерелгән документаль  фильмның герое да булды. Фильм Башкортстанда, «Радий»хезмәт иткән хәрби частьтә һәм МХО зонасында төшерелде.

Исегезгә төшерәбез, Русия президенты 1 августтан 31 декабрьгә кадәр Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән өчен берьюлы 400 мең сум түләү турында указга кул куйды. Аннан алдарак, БР Башлыгы  Радий Хәбиров карары белән контрактникларга түләүләр артты. Федераль түләүләр белән бергә, Башкортстанлылар берьюлы 1 млн 205 мең сум акча ала.

  Сораулар туса,  Ситуацион үзәккә 122 яки (347) 218-19-19 телефоны буенча шалтыратырга була. Сайлап алу пункты (347) 248-29-31.

 

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: