Башкортстанда соңгы биш ел эчендә элемтә операторлары тарафыннан 7 меңнән артык кәрәзле элемтә база станциясе төзелгән һәм югары тизлекле интернетка кадәр модернизацияләнгән.
Бу хакта Цифрлы үсеш министры Геннадий Разумикин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән атналык оператив киңәшмәдә сөйләде.
– Элемтә операторлар челтәрләрен үз акчалары хисабына үстерәләр. 2019 елдан башлап масштаблы эш башкарылды, хәзер 2024 ел ахырына кадәр бу күрсәткеч 2 мең база станциясеннән артып китсен өчен 1700дән артык база станциясен урнаштыру яки кирәк булган очракта модернизацияләү максаты куелды, – диде ул.
“Цифрлы тигезсезлекне бетерү 2.0” федераль проекты кысаларында 242 торак пунктта база станцияләрен эшләтеп җибәрү күзаллана. Быел тагын 50 кәрәзле элемтә вышкасы урнаштыру планлаштырыла, алар 2023 елгы Бөтенрусия тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлап алынган.
– 5 августта федераль проект кысаларында 2025 елда төзеләчәк объектлар өчен тавыш бирү башланды, ул 17 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Мин төбәк халкын тавыш бирүдә катнашуларын сорар идем. Моны Дәүләт хезмәтләре порталында онлайн эшләргә яки почта аша Русия Федерациясе Цифрлы үсеш министрлыгы адресына гариза җибәрергә мөмкин, – дип аңлатты Геннадий Разумикин.