Ул кайтты!
Унтугыз яшьлек солдат Миргасыйм Дәүләтшин җиңү белән туган җиренә кайтып җитә алмый. Саф күңелле солдат егет 1942 елның августында батырларча һәлак була.
Яшь солдатның исеме вакыт давыллары артында кала, исеме онытыла бара. Әмма аның исеме алай гына югалырга тиеш булмаган икән! Тверь өлкәсенең «Виктория» эзтабарлары аның исемен мәңгеләштерергә ярдәм итте. Туганнар каберлегендә Миргасыйм Гәрәй улы турында мәгълүмат сакланган солдат капсуласы табылган!
Эзтабарлар Яңавыл районына чыкканнар һәм солдатның туганнары өчен бу вакыйга әйтеп аңлата алмаслык зур язмыш бүләге булып чыккан. Бик күп ватандашларыбыз, сугышта якыннарын мәңгегә һәм хәбәрсез югалтканнар, бу минутларны кичерергә риза булыр иде
Алар җыелып, эзтабарлар эшләгән җиргә киткәннәр. Дулкынланып барган якташлар анда югалту кайгысы белән генә очрашмаган, яшь егетнең туган ил өчен гомерен биреп, соңгы тамчы канына кадәр үз постында калуын, явыз дошманга баш ими, батырларча көрәштә һәлак булуын аңлап, горурлык тойгылары белән кайтканнар. Яңавылга туганнар каберлегеннән туфрак һәм капсуланы алып кайтканнар.
Менә шулай, 82 елдан соң Карман авылында батырның истәлекләре терелде. Егетнең тормышка ашмаган хыяллары да, аның кыска гына биографиясе дә искә алынды. Тантаналы шартларда үткән чара авылдашларны тагын да берләштерде, хәтерләрне уятты.
19 яшьлек солдат Миргасыймнең тормыш һәм батырлык юлы тарихның аерылгысыз бер өлеше булып яшәр. Батырлык беркайчан да онытылмый!