Даян Мурзинга ярдәм иткән разведчица Дана Милатовага 95 яшь тулды.
Ян Жижка исемендәге 1нче Чехославакия партизаннар бригадасы исәпсез отрядлардан торган. Бригада командиры Даян Баян улы Мурзин алар белән махсус билгеләнгән элемтәчеләр һәм разведчицалар аша аралашкан. Шуларның берсе – сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен дистәләгән медальләр белән бүләкләнгән 95 яшьлек Дана Милатова бүген дә исән. Даян Мурзинны күреп белән партизанка башкортстанлыларга күп сәламнәр җибәрә, ил-йортка тынычлык, бәрәкәт, иминлек кайтуын тели. Боларны ул телефон аша сөйләшкән һәр әңгәмәдә җиткерә. Без Дана Милатова белән атна саен телефон аша аралашып, хәл белешәеп торабыз. Быел 25 августта ирем Владимир белән ул яшәгән Нови Ичин шәһәренә юбилей белән тәбрикләргә бармакчыбыз. Бүген Дана Милатова белән булган әңгәмәмне тәкъдим итәм.
***
Мурзин исемен йөрткән музейларга багышланган бүләкләрегез дә бар. Шулар арасында китапларыгыз, истәлекләрегез дә бик кызыклы. Аларга кайчан тотындыгыз?
Сугышның куркыныч булуын аңласын, тынычлыкның кадерен белсен өчен күргән-кичергәннәремне язып калдыру теләге туды. Истәлекләрем озын түгел минем, гадәттә, 40–60 битлек булыр, аларда мин утлы еллар турында гына түгел, сугышта катнашкан үз гаиләм турында да сөйлим. Минем үземнең фамилиям Гайдошкиова, Милатова – ирем фамилиясе.
1944-1945 елларда безнең гаиләбез “Защитники народа” дип аталган яшерен оешмага керде, аның җитәкчесе – икетуган абыем Йозеф Гайдошиков (Копанский) булды. Бу оешма 1939 елда ук булдырылган иде. Әнием – Людмила, әтием Франтишек исемле иде. Алар да шул оешмада торды, без Откар исемле абыем белән шәхсән Даян Мурзинны гестаповчыларның партизаннарга каршы оештырылучы операцияләре турында искәртеп тордык. Моның цчен искитекч зур сабырлык, дулкынланмау, үзеңне тота белү, һәр сүзне уйлап сөйләү, һәр адымны уйлап басу кирәк иде. Чөнки тирә-якта гестапога акчага сатылган сатлык җаннар да күп булгач, шунсыз уңышка ирешә алмас идек.
Мин таулар арасында яткан Желеховице исемле авылда туганмын. Ә кем авылда туган, димәк, балачактан тауларда йөреп өйрәнгән. Шунлыктан мин дә кайда нинди сукмаклар, нинди урманчылар, сунарчылар йорты бар, анда илтүче юллар нинди хәлдә – барын да беләм, кирәк булса, партизаннарны озата йөри идем. Әлбәттә, әти-әниемнең, туганнарымның партизаннарга ярдәм итүен, үзләре дәшмәсәләр дә, белә идем, чөнки әтием кайдандыр корал алып кайтып, аларны бункер казып җир астына яшерә торган иде. Безнең барыбызны да немецларны күрә алмау, алардан үч алу тойгысы берләштерде, шунлыктан мин дә ундүрт кенә яшемдә партизаннарга ярдәм итә башладым. Әлбәттә, башта аңлаттылар, башта ук куркыныч заданиеләр бирмәделәр, җайлап өйрәттеләр.
Беренчедән, элемтәчегә крайдагы йөзәрләгән эреле-ваклы партизан отядларын бутарга ярамый иде, чөнки тирә-якта безнең бригадага карамаган “Ермак”, И.В. Сталин”, “Луч”, “Вольфрам”, “Кози”, “Ян Гус”,”Доктор Тирш” кебек отрядлар белән очрашырга мөмкин иде. Ә Ян Жижка бригадасы – иң зуры булды. Разведчик андагы әллә күпме отрядларны да, якынча булса да, белергә тиеш, ялгышмау өчен үзеңә тәгаенләнгән код, шифровкаларны хәтердә тотарга, тиешле мәгълүматны кемгә ничек тапшыру кагыйдәләрен һич онытырга ярамый иде һ.б.. Аерым очракта кыска гына хат язып җибәрсәләр, куркыныч туганда аны юк итәргә тиешсең, әмма эчтәлеген белергә тиешсең. Аларны без партизан телендзә “мотак” дип йөртә идек. Мин шәхсән Даян Мурзинга тапшырылырга тиеш мотаклар да булды. Сугыштан соң гына, мин аларны Даян Баян улына тапшырганымны белеп шаккаттым! Ни өченме? Чөнки командирның гомере өчен курыкканнар, шунлыктан аның тышкы кыяфәтен әйтмәгәннәр. Ә Даян Мурзин куе кара чәчле, урта буйлы, буйсындыргыч карашла ир-егет иде. Сатлыкҗаннардан саклану максатында ул үзе дә ике тапкыр бер бункерда йокламаган... Тик сугыштан соң гына аңа тапшырган мотакларның бик күп кешеләрнең башын саклап калуы ачыкланды.
Сугыш елларында Ян Жижка бригадасына егермеләп туганыбыз ярдәм итте. Әмма шулар арасыннан Йозеф һәм Петр Гайдошиковларны телгә алмый булдыра алмадым. Йозеф абыем “За Родину!” дигән аерым отряд оештырып, үзе командир булып сугышты. Ян Жижка партизаннарына ярдәм иттек, кайсыларыбыздыр подпольеда сугышты. Әйе, күп якыннарыбызны югалттык, кемдер концлагерьда һәлак булды, кемдер фашист төрмәләрендә саулыгын югалтып озак яши алады. Мәсәлән, иң өлкән туганыбыз, партизанка Франтишка Гайдошикова 1878 елгы иде. Җиңүгә ике генә көн калгач, немецлар аның улы белән киленен төрмәгә ташлады. Әлбәттә алар әйләнеп кайтмады. Кем төрмәгә эләгә – немецлар аларны йә ата, йә аса, йә Маутхаузенга җибәрәләр.Ә аннан инде беркем дә әйләнеп кайтмый...
Ян Жижка бригадасында зур отрядлар күп булмады. Бәләкәй отрядлар җитез хәрәкәт итә, шунлыктан операцияләрне имин-аман башкарып чыгалар, кешеләр дә исән кала иде. Кыскасы, бригада командиры аз санлы отрядлар белән сугышуны хуплады.
– Сугыштан соңгы елларда ничек яшәдегез?
тормышны, тынычлыкның кадерен белеп яшәдек. Сугыштан соңгы елларда без барыбыз да бик тату, бер-беребезне хөрмәт иттек, булган әйберләребез, ризыгыбыз белән бүлештек. Сугыштан соң мин дә кияүгә чыктым. Улым, кызым туды, хәзер оныкларымның балалары – туруннарым үсә. Шуңа шөкер итәм, барысы да хәлемне белешеп торалар, онытмыйлар. Ян Жижка бригадасының Тарихи төркем әгъзасы буларак балаларым, оныкларым, туруннарымны тормышның, тынычлыкның кадерен белергә өйрәттем, димәк, гомерем бушка яшәлмәгән.
Миләүшә Годбодь (Колмөхәммәтова) әңгәмәләште.