1944 елның шушы көнендә Муса һәм аның көрәштәшләре фашист рейхының сәяси дошманнары буларак җәзалап үтерелә. Тиңдәшсез батырлык күрсәткән Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты Башкортстан белән тыгыз бәйләнгән. Ул Ырынбур өлкәсенең Башкортстанга якын Мостафа авылында туып-үсә, безнең як белән аны туганлык һәм дуслык җепләре бәйли. Ул С. Агиш, Ә. Еники, Ф. Кәрим белән иҗади дуслык мөнәсәбәтләрендә була. Чишмә районы Кара Якуп авылына ялга – кымызга да килеп китә ул, анда иҗатына илһам да ала.
Шагыйрьне үлемсез иткән “Моабит дәфтәрләре”нең беренчесен Благовар районы Яңа Каргалы авылыннан булган Нигъмәт Терегулов, Франциядән алып кайтып, Татарстан Язучылар берлегенә тапшыра. М. Җәлил һәм аның көрәштәшләрен исемен аклауда һәм халыкка кайтаруда Татарстанның ул чактагы өлкә комитеты секретаре Башкортстаннан чыккан Зиннәт Моратов һәм Югары Совет председателе Салих Батыев башлап йөрүчеләр була. Ә инде “Идел-Урал” легионы батальонын Витебск партизаннары ягына алып чыккан командир Чакмагышның Кәшәк авылыннан Хөсәен Мөхәммәтов була.
Кешелек һәм шагыйрьлек фидакарьлеге күрсәткән шагыйрьнең якты истәлеге халкыбыз күңелендә күз карасыдай саклана.
Егерменче гасырда татар поэзиясе зур тарихи сынауларны намус белән үтте. Бу рухи каһарманлыкның символы булып, халкыбызның милли герое Муса Җәлил һәм аның иҗатташы һәм рухи туганы, батыр фронтовик-шагыйрь, якташыбыз Фатих Кәрим булды. Аларның тормыштагы һәм иҗаттагы тандемы хакындагы мәкалә – Бишбүләк якларыннан.
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үлeргә кыю ир булып.
Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Yлемем дә яңгырар җыр булып.
(Муса Җәлил)
Yләм икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе,
Бөек җыр ул — Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе.
(Фатих Кәрим)
Әлеге юлларның авторлары — Муса Җәлил hәм Фатих Кәрим — Ватан өчен hәлак булган ике каһарман бөек шагыйрь, татар әдәбияты классиклары.
Татар әдәбиятында Муса Җәлил белән Фатих Кәримнең исемнәре янәшә тора. Муса Җәлил hәм Фатих Кәрим язмыш авырлыкларына батырларча каршы тордылар. Җәлил дип әйтүгә, Моабит фашист төрмәсе hәм үлем җәзасы көтүче шагыйрь күз алдыбызга килә. 1937 еллар репрессиясенә эләккән Фатих Кәримнең гаепсезгә 4 ел төрмәдә, Коми–Архангельск лагерьларында авырлыклар кичергәннән соң акланып иреккә чыккач та үз теләге белән фронтка китүе беркемне дә битараф калдырмый. Башларына төшкән авырлыклар бу ике каһарман ир-атның рухын сындырмаган. Гаделлек, намус hәм вөҗдан белән яшәү, кешелек идеалларын яклау – аларның гомерләренең уртак максаты. Туган илдә һәм халык арасында танылу аларның икесенә дә фаҗигале үлемнәреннән соң гына килә.
Патриот шагыйрь, хәрби орденнарга лаек булган сугыш батыры Фатих Кәримнең шигырьләре hәм поэмалары мәктәп елларыннан алып өлкән яшькә кадәр безнең белән: «Yлем турында уйлама, илең турында уйла...», «Юлбасарлар таптый җиребезне, Ватан сугышына мин китәм....»
Аларның биографияләрендә дә, әдәбиятка килү юлларында да уртаклык күп: алар комсомолда беренче бишьеллык елларында тәрбияләнгәннәр, Бөек Ватан сугышы башлангач, Ватанны саклаганнар, шул елларда күренекле әсәрләрен иҗат иткәннәр.
Билгеле булуынча, Муса Җәлил 13 яшендә шигырьләр яза башлый, 15 яшендә Казан университетына рабфакка укырга керә. 13 яшьлек Фатих Кәрим 1922 елда Бәләбәй педагогия техникумының әзерлек бүлегенә укырга керә. Аннары ул Казан җир төзелеше техникумында белем ала, республика гәзитләре hәм журналлары белән хезмәттәшлек итә.
Фатих Кәримнең «Башлангыч җыр» исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1931 елда чыга. «Илле егет», «Җиденче мич», «Яшен яктысы» поэмалары — ул елларның популяр әсәрләре. Талантлы яшьләр аңа тартыла. Фатих Кәрим Һади Такташның лаеклы укучысы булып таныла.
Фатих Кәрим 1934 елның 7 - 11 мартында татар язучылары делегациясе составында Мәскәүдә совет язучыларының Бөтенсоюз оешмасы комитетының III пленумында катнаша. Ф. Кәримнең Татарстан Республикасы Милли музей фондларында сакланган 19 майда «Казан — Мәскәү» самолетына алынган билетына карасак, ул янә совет башкаласына оча, анда 25 майда «Известия» гәзите бинасында Х. Туфан, М. Максуд, С. Баттал hәм Ә. Фәйзиләр белән бергә шигърият проблемалары буенча Муса Җәлил махсус оештырган Бөтенсоюз киңәшмәсендә катнаша, татар җәмәгатьчелеге каршында чыгыш ясый, шигырьләрен укый.
Муса Җәлилнең Мәскәүдә hәм Казанда 20 — 30 елларда актив иҗади hәм иҗтимагый эшчәнлеге киң билгеле. Яшь Фатих Кәримнең биографиясе Муса Җәлилнең әдәбиятта танылу алган елларына охшаш.
Фатих Кәрим иҗатта да, иҗтимагый тормышта да актив була. Ул йөзләгән шигырь, поэма, баллада hәм шигъри әкият язган, ике повесть, берничә очерк, мәкалә, публицистик hәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре язган.
Җәлил Мәскәүдә гомумсоюз әдәби hәм иҗтимагый-агарту акцияләрендә катнашса, Фатих Кәрим дә шундый ук эшчәнлек белән Казанда әдәби мөхитнең мөhим чараларында, балалар hәм яшүсмерләр өчен вакытлы матбугат булдыруда катнаша. Җәлил Мәскәүдә татар телендә чыгарыла торган гәзит-журналларны редакцияли, профессиональ опера сәнгатен булдыруда катнаша.
Авыр сугыш елларында Фатих Кәрим патриотик рухлы йөзләгән әсәр яза. Дәһшәтле бәрелешләр арасында, сызгырган пулялар астында яки блиндажда сукыр лампа яктысында поэмалары, шигырьләре, җырлары туа. Аларның кайберләре күпмилләтле совет поэзиясенең алтын фондына кергән.
Мөгаен, язмыш, ә бәлки шәхеснең зур таланты илhамлы юлларның тууына этәргеч биргәндер:
Кала дөнья, кала бар матурлык,
Ал чәчәкләр кала болында.
Чәчәкләргә төренеп эзем кала,
Җырым кала үткән юлымда.
Yзәккә үтә торган фронт югалтулары турындагы репортаж киләсе шигырьдә дә бирелә:
Төнге җилдә көзге яңгыр
Сибәли дә сибәли;
Янымдагы иптәш кенә
Миңа берни сөйләми;
Япь-яшь иптәшне күмәбез,
Беркем берни сөйләми,
Көзге төндә яңгыр гына
Сибәли дә сибәли.
Фатих Кәрим рядовой, аннары взвод командиры булып хезмәт итә. Өч тапкыр каты яраланса да, сәламәтләнгәч, сафка баса. Сугышчан казанышлары өчен Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов «Кызыл Йолдыз» hәм «I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы» орденнары белән бүләкләнә.
1945 елның 19 февралендә ул Кенигсбергка керү юлында батырларча hәлак була. Аның истәлеген Калининград өлкәсендә хөрмәт итәләр: патриот шагыйрь хөрмәтенә Багратионовскида hәйкәл — обелиск бар, ә шәhәрнең бер урамы аның исеме белән аталган.
2007 елда Багратионовскида Фатих Кәрим hәм аның сугышчан иптәшләре каберендә истәлекле яңа һәйкәл-ансамбль ачылды. Бу хакта шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова: «Мин бу вакыйганы әтиләребезнең батырлыгына hәм каhарманлыгына, халкыбызның мәдәниятенә hәм тарихына хөрмәт итеп күрәм. Әтиемнең — кыю, саф намуслы hәм бик талантлы кеше Фатих Кәримнең – тормышы hәм иҗатын күңелендә йөрткән барлык кешеләргә зур хөрмәтем һәм рәхмәтем», – дигән иде.
Фатих Кәрим музеендә 20-30нчы еллардагы талантлы шагыйрьләрнең иҗатын hәм эшчәнлеген яктыртучы бик күп документлар бар. Җәлилнең Фатих Кәрим белән уртак фотосы аеруча кызыксыну уята. Шулай ук Муса Җәлилнең шәхси китапханәсендә Ф. Кәримнең автографы белән 1934 елда Казанда басылган “Яшен яктысы” китабы саклануы билгеле. Анда: “Муса! Бу китабым якын иптәшлек истәлеге булсын. Июнь, 1934 ел,”– дигән юллар бар. Бу мәгълүматлар ике талантлы кешенең фикердәшләр дә, иҗтимагый эшчәнлектә көрәштәшләр дә, тормышта якын дуслар да булуын дәлилли.
Районыбыз халкы сугыш геройлары арасында безнең якташларыбыз — Ырынбурның Шарлык районыннан Муса Җәлил, Ает авылыннан Фатих Кәрим булуы белән чиксез горурлана. Җәлилнең җәзаланган көрәштәшләре арасында Ярмәкәй районыннан Гариф Шабаев, Миякә районыннан Сәлим Бохаров (Галләнур Бохараев) бар.
Татар әдәбиятының классиклары Муса Җәлил hәм Фатих Кәрим иҗаты XX гасыр буыны ватандашларының рухын чагылдыручы әдәби мирас булып тарихка керде, ә аларның тормышы чын ватанпәрвәрлек, халыкка hәм туган илгә тугрылык үрнәге булып тора.
Рәйсә ХАФИЗОВА,
Фатих Кәрим музее мөдире.
Бишбүләк районы, Ает авылы.