Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
22 август , 15:05

"Бу минем җир!"

Бүздәктә фермер СВОда һәлак булган якташын җирләргә комачаулаган.

"Бу минем җир!"
"Бу минем җир!"

    Бүздәк районының Сабанай авылында акылга сыймаслык хәл күңелсез хәл булган – авыл фермеры СВОда  һәлак булган якташын  җирләргә бирмәгән.

     Һәлак булган Рәсим Хәйруллинның туганнары хәбәр итүенчә, аның гәүдәсен авылга 18 августта алып кайтканнар. Якыннары, зират буенча җаваплы  кешенең ризалыгын алып, геройны әтисе һәм әнисе янына күмәргә карар кылалар. Ләкин кабер казу процессына фермер Фәнүз комачаулаган. Янәсе, бу җир аныкы. Алай гына да түгел, ул зиратка  кешеләр алып килгән һәм  каберне кире күмеп куйган. Җәнҗал чак  сугышу белән тәмамланмаган.

   "Без зиратка килдек, анда Фәнүз тора. "Бу минем урын, мин монда әнине  җирләячәкмен", - ди. Мин “бу безнең урын, монда әти-әнием, нәнәем, башка туганнарым җирләнгән” дип җавап бирдем. Сеңелләрем белән елап җибәрдек, улым мине яклый башлады. Фәнүз: "Әйдә, миңа көрәк белән сук", дип аны сугышырга котырта башлады. Миңа  да сукмакчы булды, төрле начар сүзләр әйтте, начар әни дип атады”, – дип сөйләде журналистларга  һәлак булган сугышчының сеңлесе.

    Бүздәк районы хакимиятендә хәбәр итүләренчә, 19 августта Сабанай авылында СВОда катнашкан якташлары белән хушлашу тантанасы булган. Хакимияттә һәлак булган ир-егетне соңгы юлга озатканда фермернең комачауларга тырышуын  расладылар.

   “Авыл хакимяте вәкилләре оператив рәвештә  фермерга дөрес эшләмәвен аңлаттылар. СВОда һәлак булган ир-егет  башта  ук планлаштырылган урынга җирләнде. Аны соңгы юлда зур хөрмәт белән озаттылар. Матәм тантанасын уздыруга комачауларга тырышкан кешенең гамәлләренә хокукый бәя бирү белән хокук саклау органнары шөгыльләнә", - дип билгеләделәр хакимияттә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: