Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
21 август , 15:02

Исемнәрен үзгәрткәннәр

Соңгы вакытта исем алмаштыру модага кереп бара.

whoyougle.ru
whoyougle.ru

Соңгы вакытта исем алмаштыру модага кереп бара шикелле.

Һәрхәлдә, “исемем ошамый, икенчегә алыштырам” дип, ЗАГСка гариза илтүчеләр саны күбәя. Республиканың Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетында да, исемне үзгәртергә теләүчеләр саны артты, диләр. Атап әйткәндә, Башкортстанда быел ике меңгә якын кеше исемен үзгәрткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 17 процентка күбрәк дигән сүз.

Быел беренче ярты ел эчендә 1952 кеше исемен алыштырган. Аларның иң күбе – Уфа халкы (837 кеше). Шулай ук Стәрлетамакта яшәүче 147 кеше, Салаватта – 63 кеше һәм Октябрьскийның 23 кешесе башка исем алган. Районнар арасында лидер – Уфа районы, анда 62 кеше үз исемен үзгәрткән.

Әлбәттә, исем алыштырулар элек тә шактый булган. Әмма ул вакытларда исемне алмаштыруның төп сәбәбе кешенең еш авырып, чирдән интегүнә бәйле булган: яңа исем кешене чирдән, тормыш авырлыкларыннан азат итә дип ышанганнар. Ә бүген “ошамаган өчен генә” алмаштыручылар арта.

Әти-әниең сайлаган, мулла кушкан исемне “ошамый” дип кенә үзгәртү дөресме соң? Ничек уйлыйсыз?

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: