Гаиләдә көч куллану проблемасы – бүген иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе. Аннан барыннан да бигрәк хатын-кызлар һәм балалар зыян күрә. Физик кына түгел, ә психологик, әхлакый көчләүгә дучар булганнар рухи яктан бирешә, алар гел курку халәтендә яши. Күпләре ярдәм сорарга кыенсына. Әмма ярдәм сорауның бер ояты да юк: проблеманы никадәр иртәрәк хәл итсәң, шулкадәр тизрәк “корбан статусыннан” чыгарга һәм алга таба яшәргә көч табарга була, ди белгечләр. Һәм, бәхеткә, нәкъ шундый авыр хәлдә калучыларга ярдәм кулы сузучы оешмалар бар. Шуларның берсе – Уфада урнашкан “Мөмкинлек” Балаларга ярдәм итү җәмгыяте” коммерцияле булмаган автоном оешмасы.
Оешма директоры Алина Илдар кызы Захарова белән әлеге четерекле темага әңгәмә кордык.
– Алина Илдар кызы, сүзебезне оешма тарихынннан башлыйк әле.
– Безнең оешма 2010 елда “урам балаларына”, ягъни караучысыз һәм яшәү урыны булмаганнарга, ярдәм итү максатыннан эшли башлады. Хезмәткәрләр волонтерлар белән бергә урам патрульләренә чыктылар, урамнарда балаларны ашаттылар. Аларны төшке аш ашарга, өстәл уеннары уйнарга, аралашырга, дәрес әзерләргә мөмкин булган көндезге үзәкләргә чакырдылар. Йортлары яшәү өчен хәвефле булган яки торыр урыны бөтенләй булмаган балалар өчен 2011 елда беренче социаль фатир ачылды. Бу кунак бүлмәсе алар өчен хәвефсез урынга әйләнде. Анда балалар яхшы ашый, чиста урын өстендә йоклый, мәктәпкә йөри һәм дәресләрен әзерли ала иде. Вакыт узу белән шәһәр урамнарында караучысыз балалар сизелерлек кимеде, социаль кунак бүлмәсендә тәрбияләнүчеләр үсеп җитте, эшли, гаилә кора башладылар, һәм хәзер аларның кайсыберәүләре үзләре безгә волонтерлар буларак ярдәм итә.
2014 елда без эшчәнлек юнәлешен бераз үзгәрттек – социаль ятимлек күрсәткечләрен киметү максатында авыр тормыш хәлендә калган балалы хатын-кызларга башлангыч этапта ярдәм итә башладык. Оешма хезмәткәрләре махсус курслар буенча укулар үтте. Шулай итеп, безнең социаль кунак бүлмәсендә балалары белән әниләр пәйда була башлады. Аларның һәрберсенең – үз ачы тарихы, четерекле язмышы. Бүген инде без авыр хәлдәге балалы хатын-кызларга, шул исәптән өйдә көч кулланудан зыян күргәннәргә ярдәм итәбез. Оешмабызның миссиясе – әниләр өчен хәвефсез һәм сәламәт киңлек булдыру, балага гаиләдә һәм мәхәббәттә үсәргә мөмкинлек бирү.
– Сезне иҗтимагый эш белән шөгыльләнергә, авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм итәргә нәрсә этәрде?
– Мин урамда яшәгән балаларның чарасызлыгын һәм нинди хисләр кичергәнлеген күрдем. Шулвакытта кемгә дә булса ярдәм итә алуымны аңладым. Тыңларга, иң гади ярдәм һәм хәстәрлек күрсәтергә, яратырга һәм кабул итәргә – кеше үз тормышына яңа күзлектән карасын, үзенең ялгыз түгеллеген һәм янәшәсендә ярдәм кулы сузарга әзер кешеләр барлыгын аңласын өчен шулар да җитә. Йөрәк кушуы буенча башлаган эшем профессиональ системалы ярдәмгә әверелде.
– Хатын-кызлар һәм балалар сезнең үзәккә ничек эләгә? Алар нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр?
– Күбесенчә безне хатын-кызлар Интернетта эзләп таба яки дусларыннан һәм танышларыннан ишетеп килә. Шулай ук кайнар линия телефоныбыз да бар: 8-800-4441904. “Вконтакте” социаль челтәрендәге төркемебездә (https://vk.com/ufavozmojnost) яки электрон почтага ([email protected]) хәбәр язарга була. Без опека органнары, хатын-кызлар консультацияләре, поликлиникалар һәм балалы хатын-кызны безгә җибәрә алучы башка оешмалар белән хезмәттәшлек итәбез.
Безгә күпләр кризис хәлендә калгач мөрәҗәгать итә: кемдер өйдә көч кулланудан зыян күргән, кемдер авырлы вакытта яки кечкенә бала белән эшкә чыгу мөмкин булмаган чакта якыннары ярдәменнән мәхрүм калган, кайберләре тораксыз, акчасыз, киемсез яки азык-төлексез торып калган. Кайчакта кинәт кенә тормыш кыенлыклары килеп туа, ә кеше аларга әзер булмый – андыйлар да килә безгә...
– Өйдә көч кулланудан зыян күргән хатын-кызлар еш киләме? Җәберләүче белән яшәүчеләргә аннан китәргә нәрсә комачаулый?
– Кызганычка каршы, мондый мөрәҗәгатьләр җитәрлек. Китәргә нәрсә комачаулый? Бу катлаулы сорау... Берәүләрнең карар кабул итәргә кыюлыгы җитми. Икенчеләр ялгызы яки ярдәмсез, акчасыз һәм тораксыз калудан курка, өченчеләрне балалар булу туктата. Аннары, туганнары һәм җәмгыятьнең гаепләвеннән куркучылар да бар. Һәр хатын-кызның – үзенең сәбәпләре. Әмма иң куркынычы – озак вакыт дәвамында агрессор, көчләүче йогынтысында яшәү хатын-кызның психикасында һәм хәтта тәнендә җуелмас эз калдыра.
– Ярдәм сораучыларның барысын да кабул итәсезме һәм алар нинди ярдәмгә исәп тота ала?
– Һәр мөрәҗәгатьне аерым карыйбыз. Белгечләребез хатын-кызлар белән консультация үткәргәндә ничек һәм нәрсә белән ярдәм итә алачагыбызны билгели. Мөрәҗәгать итүчеләр белән юрист, психолог, социаль педагог, гаилә белгече, балалар хезмәткәре эшли. Шулай итеп, гаилә тернәкләнеп китсен өчен социаль, юридик, психологик, ягъни комплекслы, системалы ярдәм күрсәтәбез. Гадәттә, оешма карамагында уртача 100гә якын балалы гаилә тора. Безнең эшчәнлекнең аерым юнәлеше – хатын-кыз һәм бала өчен хәвефсез сыеныр урын эзләүдә ярдәм итү. Шунысын да әйтергә кирәк: бушлай ярдәмне нинди дә булса бәйлелекләре (алкоголь, наркотиклар һәм башка) булмаган, җинаять җаваплылыгына тарттырылмаган, баласын гаиләдә саклап калырга теләгән хатын-кызлар алырга мөмкин. Шулай ук безнең офиста “Гаилә клубы”, психологик тренинглар, иҗади мастер-класслар эшли. Алар хатын-кызларның һәм балаларның хис-тойгыларына “юл ачарга” һәм кризисны җиңәргә ярдәм итә.
–Белгечләр җитәме? Штатта ничә кеше эшли?
– Штатта 4 белгеч эшли, һәм без үзебезнең оешма проектларын гамәлгә ашыру өчен волонтерларны актив җәлеп итәбез.
– Сездән ярдәм алган кеше, аягына баскач, үзе волонтер булып киткән очраклар бармы?
– Әлбәттә. Алар үз тарихлары, язмышлары, кичергәннәре белән уртаклаша һәм бәлагә тарыган хатын-кызларга өмет бирә, илһамландыра. Бу бик мөһим. Алар проблемадан чыгу юлы бар икәнлеген үз тәҗрибәсе белән дәлилли. Кайсыберәүләр бу эштә бик теләп һәм актив катнаша, чөнки алар авырлыклар аша үткән һәм шундый хәлгә тарыганнарның кичерешләрен яхшы аңлыйлар.
– Бүгенге көндә һәр эштә дә финанслар кирәк. Сезгә кем ярдәм итә?
– Оешманың эшчәнлеге ирекле иганәләр хисабына алып барыла. Без ярдәм итәргә теләүчеләрнең барысын да хезмәттәшлеккә чакырабыз. Гәзит укучылар да безнең даими иганәчебез яки партнерыбыз була ала. Шулай ук безнең оешма Президент грантлары һәм Башкортстан Башлыгы грантлары фондылары бәйгеләрендә даими катнаша. 2023 елда Башкортстан Башлыгы грантлары конкурсында “Тормышка тәрәзә – “Перезагрузка” проекты белән җиңү яуладык.
– Сезнеңчә, гаиләнең төп кыйммәте нәрсәдә?
– Минем карашка, төп кыйммәт – ул эмоциягә корылган мәхәббәт түгел, ә акыл белән сайланган мәхәббәт. Чөнки ул хәвефсезлек, гаиләнең һәр әгъзасына үсәргә мөмкинлек бирә. Мәхәббәт якыннарыңны хәстәрләүдә, алар турында кайгыртуда, якларга һәм һәрвакыт янәшә булырга теләүдә чагыла. Чын мәхәббәткә нигезләнгән никахлар – бәхетле һәм имин гаиләләр нигезе.
“Тормышка тәрәзә”
“Балаларга ярдәм итү җәмгыяте” коммерцияле булмаган автоном оешмасы 2023 елда “Тормышка тәрәзә – “Перезагрузка” проекты белән БР Башлыгы грантлары конкурсында җиңү яулады.
– Проект өйдә көч кулланудан зыян күргән, 18 яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызларга комплекслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелде, – ди Алина Илдар кызы. – Аның кысаларында бик күп чаралар оештырылды. Хатын-кызлар психологлардан, юристлардан консультацияләр алды, үзләрен борчыган күп сорауларга җавап тапты. Оешма белгечләре аларга көрчек хәлдә үзеңне ничек тотарга икәнлеген аңлатты, проблемадан чыгу юллары турында мәгълүмат бирде. Мондый чаралар хатын-кызларга ышаныч бирә. Көч кулланудан зыян күргән хатын-кызлар һәм балалар өчен арт-терапия буенча иҗади дәресләр форматында терапевтик очрашулар, бәйрәм чаралары үткәрелде. Проектта барлыгы 600 кеше, шул исәптән балалар да катнашты. Хатын-кызга ярдәм итеп, без аның балаларына да ярдәм итәбез. Максатыбыз – һәркем хәвефсез шартларда яшәсен, балалар үз әтисе-әнисе янында тәрбияләнсен. Һәм максатыбызны тормышка ашыруда грант безгә бик ярдәм итә.
Әйткәндәй, бездә грант ярдәме системасы яхшы төзелгән. “Соңгы биш ел эчендә гражданлык җәмгыяте институтлары 1,5 миллиард сумга якын шундый ярдәм алды. Безнең коммерцияле булмаган сектор Башкортстан Башлыгы грантлары фонды һәм Президент грантлары фонды конкурсларында актив катнаша”, – дигән иде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Башкортстан Республикасы Башлыгының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлдерелгән грантлары Радий Хәбиров Указы белән 2019 елда булдырылды. Бу Грантлар фонды төбәктәге социаль әһәмиятле проектларга һәм башлангычларга ярдәм итүдә мөһим роль уйный. 2020-2024 елларда Фонд 17 конкурс үткәрде, тәкъдим ителгән 3692 гаризаның 745е хупланды. Грант ярдәменең гомум суммасы 1,2 миллиард сумнан артып китә, аның 852,5 миллион сумы – республика бюджетыннан, 364,86 миллион сумы – Президент грантлары фондын финанслашу исәбеннән.