Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
16 август 2024, 10:45

Ни өчен инде икенче ай яңгыр туктамый?

Метеоролог шушы хәлгә аңлатма бирде.

Автор фотосы.
Автор фотосы.

Күкнең төбе тиешелдеме – инде икенче ай яңгыр ява. Моның сәбәбе нәрсәдә?

Әлеге сорауга Башгидрометүзәкнең фаразлар бүлеге җитәкчесе Гөлназ Заһитова “КП-Уфа” басмасына җавап биргән.

– Июльнең өченче декадасыннан Көньяк Урал өстендә атмосфераның түбән басымлы өлкәсе урнашты, шуңа бәйле яңгырлы һава торышы күзәтелә, – ди белгеч.

Метеоролог сүзләренчә, соңгы өч атнада Башкортстанга антициклоннар килми, шуңа түбән басым өлкәсе төбәк өстендә “эленеп тора”.

–  Бу климат үзгәргәндә хас булган блокировкалау процессы кебек. Мәсәлән, кайвакыт антициклон берәр төбәк өстендә урнаша. Ул чакта коры һәм эссе һава торышы, елгалар саегуы, шуңа бәйле гадәттән тыш хәл һәм югары янгын хәвефе күзтелә. Ә икенче бер төбәк өстендә түбән басым өлкәсе урнаша: салкынча һәм яңгырлы һава торышы күзәтелә, – дип аңлата Гөлназ Заһитова.

Аның әйтүенчә, соңгы тапкыр мондый яңгырлы һәм салкын җәй Башкортстанда 30 ел элек, 1994 елда булган. Ул чакта Көньяк Урал өстендә циклон торган: ул үзе белән туктаусыз яңгырлар алып килгән.

Шуны да әйтергә кирәк: Башгидрометүзәк метеорологлары һава торышына озайлы фараз бирми, иң күбе – якындагы өч көнгә. Шуңа алар республикада яңгырлар кайчан бетәчәгенә фараз бирүгә алынмый.

Шулай да алдагы көннәрдә болытлар безнең төбәктән китәр дип ышанасы килә.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: