Бу яңгырлар бездән китәргә һич җыенмый шикелле. Көн саен иртән торгач, бәлки, бүген яңгыр булмастыр дип, синоптиклар фаразына күз салабыз. Әмма фаразлар артык күңелле түгел.
Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген көндез республика буенча кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Көньякта көчле яңгырлар, кайбер районнарда яшенле яңгырлар фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан. Һава температурасы +13, +18 градус тирәсе булачак.
Җомга, 16 августта, төнлен урыны белән, көндез республика буенча кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар көтелә. Җил көнбатыштан уртача. Термометр баганалары төнен +7, +12, көндез +13, +18 градус күрсәтәчәк.
Шимбә, 17 августта, шулай ук төнен урыны белән, көндез республика буенча янә кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар көтелә. Җил көнбатыштан уртача. Температура төнен +7, +12 градус булса, көндез +13, +18 градус фаразлана.