Социаль челтәрләрдә Башкортстаннан билгеле бер кан төркеменә ия хатын-кызларны донор булыр өчен көчләп Курск өлкәсенә озатачаклар дигән фейк хәбәрләр таралган. Хәбәр республика Башлыгы указына сылтанып таратыла.
Чынында исә беркем дә гражданнарны кан тапшыруга мәҗбүр итәргә җыенмый. Республика Башлыгы андый указлар имзаламаган. Фейк авторлары документны ашык-пошык график редакторда әтмәлләгәннәр, диелә “Война с фейками. Башкортостан” Телеграм-каналында.
Докуметның ялган икәнлеген түбәндәге билгеләр буенча танырга була:
*указның номеры, чыккан датасы юк, ә чын указларда бу мәгълүмат гел куела;
*”указ” хокукый мәгълүмат порталында басылмаган;
*норматив актның исеме кабатлана;
*төбәк Башлыгының фамилиясе аның вазифасы кырында да язылган, югыйсә документта аның махсус урыны бар;
*форматлаштыру да “аксый” – документны кырлары күчкән, рәсми указларда икече төрле шрифт кулланыла.
Кемнәр һәм нинди максаттан уйлап чыгара икән бу юк-бар хәбәрләрне?
Чыганак: bashinform.ru