Заводтан Махсус хәрби операциягә киткән.
Ишембай районыннан бер хатын-кыз заводта эшләгән. Тик соңгы вакытта ул күп уйланган һәм махсус хәрби операциягә бару теләге ныгыган. Ул РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәм алгы сызыкка юлланган.
Алгы сызыкта гүзәл зат яугирләргә беренче ашыгыч медицина ярдәме күрсәтә. Моның өчен ул февраль- июль айларында махсус әзерлек курслары үткән.
«Гомерем буе заводта эшләдем. Бер мәлне безнең иминлек өчен яу кырында булган егетләргә ярдәм итү теләгем барлыкка килде.
Кем буларак алсалар да барыбер иде, алсыннар гына, дип уйладым. Әти-әниләрем куркып булса да, ризалаштылар», – ди кыю хатын-кыз.