Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
6 август 2024, 12:29

Ир-егетләр карар итә...

Тагын бер якташыбыз кайнар ноктага юл алды.  

Ир-егетләр карар итә...
Ир-егетләр карар итә...

Тагын бер якташыбыз кайнар ноктага юл алды.

 

 Әлшәй районының Иске Аккулай авылында яшәгән ир-егет Русия Оборона министрлыгы белән Махсус хәрби операциядә хезмәт итү турында контракт төзегән. Бу хакта район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин язып чыкты.

Ир-егеткә  23 яшь. Моңарчы ул Раевка үзәк район больницасында эшләгән. Яугир өйләнгән, ике кыз үстерәләр.

 «Ул туган илне сакларга теләк белдереп, контракт төзеде. Бу аның ватан алдындагы бурычын уйлап, узалы кабул иткән карары. Чын патриот. Үземнең якташларым белән горурланам һәм барча яугирләргә тизрәк туган илгә исән сау, җиңү белән әйләнеп кайтуларын телим. Без сезнең кыюлыкка ышанабыз», – дип язды Дамир Мостафин үзенең telegram-каналында.

Дамир Мостафин СВОда хезмәт итүче башка якташлары турында да сөйли. Аларның берсе – Мөнир Батырхан улы, аңа  58 яшь. Контрактны ул былтыр төзегән. Әлеге вакыта Башкортстанның бер санаториесендә сәламәтлеген ныгыта.

Өстәп әйтик, Русия президенты 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзегән хәрби операциядә катнашучыларга 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды. Моңа кадәр Башкортстанда республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме арткан иде. Шулай итеп, федераль түләүләрне исәпкә алып, Башкортстаннан хәрбиләр бер мәртәбә 1 млн 205 мең сум алачак.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: