Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
5 август 2024, 14:03

Ялдан соң СВОга юлланган Рафик Әхмәтшин: "Ахмаклар гына курыкмый"

Эдуард Кускарбеков.
Фото:Эдуард Кускарбеков.

Уфадан махсус операциядә катнашучы Рафик Әхмәтшин  Башкортстан халкы еш кына фронтка Ватанга булган мәхәббәтләре һәм җиңүне якынайту теләге аркасында  бара, дип саный. Аның сүзләренчә,  Оборона министрлыгы белән контрак төзүчеләр югарырак булган хезмәт хакы өчен рәхмәтле,  әмма беренче урында патриотизм тойгысы тора. Бу хакта “Башкортстан” мотоукчылар полкы хәрбие кыска вакытлы отпускка кайтканда сөйләгән.  

"Журналист" илнең хәрби ведомствосы белән контрактны 2023 елның декабрендә төзегән. Идарә ротасы операторы булып хезмәт итә. Элегрәк Рафик Әхмәтшин журналист һәм волонтер буларак Донбасска берничә тапкыр барган иде, өстәвенә, махсус хәрби операция башланганчы ук. Ир-ат "Башинформ" хәбәрчесе белән уртак командировкалар вакытында 30 елдан артык рус телен, рус мәдәниятен яратмаган һәм көннән-көн планлы рәвештә нацизм тараткан кешеләр белән янәшә яшәргә туры килгән кешеләр язмышы турында күп уйлана. Моның нәрсәгә китергәне һәркемгә билгеле.

Менә инде ярты елдан артык Рафик Әхмәтшин алгы сызыкта хезмәт итә. Гаиләсе белән ял иткәннән соң бүген ул янә МХОга юллана. Анда аны хезмәттәшләре көтә. “Журналист” МХОда 7 ай дәвамында хезмәт иткән вакытта тынычлыкны, туганнар һәм якыннар мәхәббәтен ныграк кадерли башлаган.

Шулай ук биредә Рафик Әхмәтшин моңа кадәр БСТ каналының съемка төркеме составында алгы сызыкка барганда хәрбиләр сөйләгән чын ир-атлар дуслыгының нәрсә икәнен дә аңлаган.

“Хәрбиләр арасында чын бердәмлекне, бер-береңә ярдәм итәргә әзерлекне үз күзләрем белән күрдем. Контрактчыларны хәрби хезмәттә булганнар тулыландыра. Алар беркайчан да кулларында корал тотмаган. Алар менеджер, төзүче, пешекче, укытучы, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре булып эшләгән. Хәрби әзерлек үтүләренә карамастан, утлы яу кырыннан санаулы километрларда булу, шартлаулар, баш очында очучы дроннар, пулялар сызгыруы һәм мина ярчыкларын үз күзләре белән күрү аларның тормышын кискен үзгәртте. Әле кичә генә ирләрбашка киңлектә яшәгән: күлмәк, түфли, кроссовкадан йөргән, иртән эшкә китеп, кичен гаиләсе белән кичке аша ашаган. Шулай да без аңлыйбыз, шул исәптә мин дә, без кайчандыр бирегә үзебез теләп килдек, батырларча җаваплы карар кабул иттек. Сүз дә юк, кемнәрдер шикләнгәндер дә, алгы сызыктагы хезмәткә кагылышлы күп сорауларга җаваплар да эзләгәндер, әмма булдырганнар бит. Командование кулларына корал тотмаганнарны яуга ташламый. Аларны өстәмә өйрәтләр, сугышларга әзерлиләр. Нәтиҗәдә безнең полк СВО зонасында җаваплы участокларның берсендә хәрби бурычларын үтәүче  көчлеләрнең берсе булып  кала бирә”.

“Башкортстан” полкында яңа хәрбиләрне  җылы каршы алалар һәм аларга туганнарча карыйлар, чөнки, “Журналист” ассызыклаганча, алар барысы да Башкортстан уллары. Полкта республиканың төрле милләт һәм дин кешеләре хезмәт итә. Ләкин аларның барысын да бер генә нәрсә берләштерә — туган якка мәхәббәт һәм СВО максатларына тизрәк ирешү теләге.

Сугышта куркытамы дигән сорауга Рафик Әхмәтшин елмаеп, болай диде:

“Ахмаклар гына курыкмый. Әлбәттә, куркыныч. Әмма республика хәрбиләре иңгә-иң куеп хезмәт итә. Без һәрчак бер-беребез белән янәшә. Сугышчылар бердәмлекләре белән ныклы. Һәм шунысы да мөһим: гаиләм турында уйлаганда курку хисе чигенә. Мин исән-сау кайтырга тиеш. Бу уй бронежилеттан көчлерәк. Һәм инде Аллаһка ышану. Аллаһ безне – ышанганнарны да, атеистларны да – саклый, – дип фикерләре белән уртаклаша Рафик Әхмәтшин. – Берзаман, СВО ветераны булгач, балаларыма, һәм Аллаһ боерса, оныкларыма фронтта хезмәт иткән картәтиемнән ишеткән сүзләрне әйтәчәкмен: “Балалар, тормышның һәм тынычлыкның кадерен белегез. Алар кешенең төп кыйммәтләре”.

Рафик Әхмәтшинны озатырга гаиләсе һәм хезмәттәшләре килгән. "Журналист" ның хатыны Зөһрә Арсаева “Юлдаш” радиостанциясендә эшли, яңалыклар хезмәтен җитәкли.

Исегезгә төшерәбез,  “Журналист” Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәм әлеге вакытта “Башкортостан" мотоукчылар полкы идарәсе ротасында хезмәт итә. Махсус хәрби операция уздыру зонасында хезмәт иткәнче, сугышчы БСТ каналында корреспондент булып эшләде һәм башкорт сугышчыларының тормышын һәм Башкортстанның Луганск Халык Республикасындагы гуманитар миссиясен яктырту өчен берничә тапкыр фронт яны территориясенә чыккан. Хезмәт вакытында да ул журналист эше турында онытмый – “Журналист язмалары” Телеграм-каналын алып бара.

Өстәп әйтик, Русия президенты 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзегән хәрби операциядә катнашучыларга 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды. Моңа кадәр Башкортстанда республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме арткан иде. Шулай итеп, федераль түләүләрне исәпкә алып, Башкортстаннан хәрбиләр бер мәртәбә 1 млн 205 мең сум алачак.

Аларны кызыксындырган сорауларны Ситуацион үзәкнең 122 яисә (347) 218-19-19 номеры буенча, яисә сайлап алу пунктына ((347) 248-29-31) шалтыратып белергә була.  

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: