Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
5 август 2024, 20:09

Быел урак соңга кала

Ни кызганыч, август уртасына кадәр яхшы һава торышы көтәсе түгел, диләр...

https://vk.com/mcxrb2018
https://vk.com/mcxrb2018

Башкортстанның 27 районында бөртекле культураларны җыя башладылар. Бу хакта бүген, 5 августта, оператив киңәшмәдә төбәкнең вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте.

Бүгенгә хуҗалыклар 53 мең гектар чәчүлек җирләрен эшкәрткәннәр. Бөртекле һәм кузаклы культураларны 177 мең тонна җыеп алганнар. Моннан тыш, республикада майлы культуралар җыю һәм терлек азыгы әзерләү дәвам итә.

Гомумән, республикада авыл хуҗалыгы культураларын 2,2 млн гектар мәйданда җыеп аласы бар. Аларның 1,3 млн гектары – сабан культуралары, 380 мең гектары – көздән чәчелгәннәре һәм 500 мең гектары – майлы культуралар.

– Республиканың 34 элеваторы һәм склад биналарында берьюлы 4 млн тоннага якын бөртекле һәм майлы культураларны сакларга мөмкин, – диде Илшат Фазрахманов. – Урып-җыю кампаниясе башланганда 1 млн тоннага якын ашлык запасы исәпләнә.

Техник паркны яңарту кысаларында Башкортстан аграрийлары 2024 елның җиде аенда 1,4 мең берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган. Республика кырларында эшләргә 2,6 мең ашлык җыю комбайны әзер.

Вице-премьер һава шартларының тотрыксыз һәм явым-төшемнең күп булуын ассызыклады. Шул сәбәпле, урып-җыю кампаниясе сроклары уртача еллык күрсәткечләрдән калыша. Моннан тыш, туфракның артык дымлылыгы мал азыгын вакытында әзерләүгә комачаулый.

Радий Хәбиров әйтүенчә, берничә район башлыгы мал азыгы белән тәэмин итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән дә инде. Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, иң түбән күрсәткечләр Бөрҗән, Баймак, Зилаер, Куергазы, Салават һәм Кыйгы районнарында.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: