Алар ни хәлдә?
Белорет районында бер төркем туристлар югалу турында хәбәр булды. Ул урынга ашыгыч рәвештә коткаручылар юлланды. Бүген, ниһаять, тынычландырырылык хәбәрләр килде.
Атыш шарлавыгы янында бер төркем сәяхәтчеләргә (үзләре белән ике баланы да алганнар) тагын ике кеше кушылырга тиеш була. Алар килешенгән вакытка килсәләр дә, кушыласы төркемне тапмыйлар.
Дүрт кешедән торган төркемне үзаллы эзләү нәтиҗә бирмәгәч, туристлар коткарчыларны чакырталар.
Бүген Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте югалган сәяхәтчеләрнең табылуы турында хәбәр итте. Алар барысы да исән. Үзләре белән ике бала да булган бит әле. Ярый бары да исән. Урманга кергәнче дә, чыгарыңны уйларга кирәк шул...