Даруханәләрдә ябыгу өчен тәгаенләнгән препаратлар аны җитештерүчеләр өчен берничә ай эчендә алтын хәзинәсенә әверелгән. Алар җитештерүчеләргә 12 млрд. долларга кадәр табыш китерә. Тик бүген аларның көйле эшчәнлекләренә яңадан-яңа үткәрелүче тикшеренүләр аяк чала. Чөнки әлеге төймәләрнең уңышлы сатылуына сәламәтлеккә зыян салучы икенчел эффектлар комачаулый: алар кешене йә сукыраюга китерә, йә ашказаны чирләре китереп чыгаруга сәбәпче була.
Шуңа карамастан, диабет һәм симерүгә каршы унике миллиардлы препаратлар базарында конкуренция көчәйгәннән-көчәя: кыска гына вакыт эчендә берничә исем астында препаратлар пәйда була һәм препаратларның беренче буыннары яңалары каршында күләгәдә кала.
Мондый шикле препаратлар сатып алу акчаны суга салуга тиң түгелме соң? Акчаның бушка китүе бер хәл булса, шикле төймәләр йотып сәламәтлекне югалту бигрәк тә куркыныч. Тазалыкны бер югалтсаң, аны акчага да сатып алып булмый шул.
Фото: ru.pngtree.com