Быелгы июль соңгы 30 елда республикада явым-төшем күләме буенча рекорд куйды, диләр Башгидрометүзәктән.
Ай эчендә 2,5 айлык норма яңгыр яуган, бу 251 процент дигән сүз. Моңа кадәр мондый рекордны 1994 елның июле куйган, ул чакта 176 процент явым-төшем теркәлгән.
“Яңгыр иң күбе айның өченче декадасында яуды. Республиканың көнчыгыш районнарында озакка сузылган көчле яңгырлар күзәтелде. Нәтиҗәдә елгаларда яңгыр ташкыннары барлыкка килде. Агыйдел бассейны елгаларында суның тәүлегенә 1,74 метрга кадәр күтәрелүе күзәтелде”, – ди синоптиклар.
Кайбер урыннарда су күтәрелү язгы ташу дәрәҗәсеннән артып киткән.
“Быел республикада күзәтелгән гидрологик хәл уникаль түгел. Мондый су басулар 1994 ел һәм 2000 елның июль-август айларында, 2013 елның августында, 2017 елның июнь-июлендә, 2022 елның июнендә теркәлде. 1994 елгы яңгыр ташкыннары хәзерге яңгыр ташкынына охшаш иде”, – ди Башгидрометүзәк белгечләре.
Алай да быелгысы ныграк булган кебек. Сез ничек уйлыйсыз?