Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
31 июль 2024, 14:46

Контракт һәм түләүләр хакында

Русия президенты 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзүчеләргә 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды.

Контракт һәм түләүләр хакында
Контракт һәм түләүләр хакында

Русия президенты 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзүчеләргә 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды. Түләү Оборона министрлыгы белән бер ел һәм аннан да артыграк вакытка контракт төзүчеләр өчен каралган.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча бу елның 10 июленнән контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме арттырылды. Махсус хәрби операциягә бару өчен Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр республикадан бер мәртәбә 505 мең сум алачак. Уфалыларга өстәмә рәвештә 300 мең сум өстәләчәк. Шулай итеп, 400 мең сум федераль түләүләрне исәпкә алып, Башкортстаннан хәрбиләр бер мәртәбә 1 млн 205 мең сум алырга мөмкин.

Барлык сораулар буенча төбәк халкы ситуация үзәгенә 122 яки (347) 218-19-19 номерына, шулай ук «Минем документлар» күпфукцияле үзәк офисларына мөрәҗәгать итә ала. Сайлап алу пунктының номеры: (347) 248-29-311

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: