Су – сер түгел, авыл халкын борчыган проблемаларның берсе. Су проблемасы булмаган бер генә район да юктыр, мөгаен. Бу уңайдан без Баймак районындагы хәлләрне белештек.
Баймак районы хакимиятенең гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре буенча секторының баш белгече Фәрит Мусин әйтүенчә, районда 92 авыл, әмма үзәкләштерелән су белән тәэмин ителгән авыллар саны күп түгел. “Шәхси йортларда яшәүчеләрнең күбесенең үз коелары, скважиналары бар”, – диде ул. Соңгы елларда кайсыбер авыллар янындагы искергән су торбалары алмаштырылган. Казанка белән Темәс авылларында су җыю башнялары алыштырылды, диде ул.
Әлбәттә, советлар заманында сузылган суүткәргечләр бүген яңартуны таләп итә. Әмма бу шактый чыгымлы эш. Районның Ургаза авылында да инде 20 еллап су белән тәэмин итү проблемасы үзен ныклы сиздерә. Суүткәргеч челтәренең 90 проценты тузган. “Кешеләрнең скважиналары бар. Әмма күбесендә су эчәргә яраклы түгел, көнкүрештә куллана торган гына”, – диде әңгәмәдәшем. Шуңа суүткәргечне яңарту өчен 2020 елда республика башлыгы Радий Хәбиров проект-тикшерү эшләренә акча бүленүе турында әйткән иде. Әле суүткәргеч төзүгә тендер игълан ителгән. Республика хакимияте төбәк бюджетыннан бу эшләргә 140 миллион сум бирергә әзер.
“Су белән тәэмин итү буенча хәл итәсе проблемалар шактый, әлбәттә. Мөмкинлек булган саен аларны хәл итәргә тырышабыз. Бу мәсьәлә республика җитәкчелегенең дә игътибар үзәгендә”, – диде Фәрит Гали улы.