Барлык яңалыклар

“Бездән башка туган илне кем сакласын?”

Контракт буенча хезмәт иткән “Башкорт” позывнойлы яугир махсус хәрби операция башланган көннәрдән үк фронтта.

“Бездән башка туган илне кем сакласын?”
“Бездән башка туган илне кем сакласын?”

 

Махсус хәрби операция башлангач та башка төбәк ир-егетләре белән беррәттән безнең район ир-узаманнары да илебезне сакларга юлланды. Байтаклары хәрби бурычын намуслы үтәгәне өчен төрле орден-медальләргә лаек булды. Күпләр үз теләге белән контракт төзеп, хәрбиләр сафына басты. Контракт буенча хезмәт иткән якташыбыз – "Башкорт" позывнойлы сугышчы да хәрби операция башланган көннән үк шул зонада. Хәрби бурычын намуслы үтәгән өчен "Батырлык өчен" һәм "Махсус хәрби операциядә катнашкан өчен" медальләре белән бүләкләнгән.

 - Астрахань өлкәсендә тупчы булып хезмәт иттем. Армия хезмәтем Чечен Республикасында башланган иде. Анда контртеррористик операцияләрдә катнаштым. Армиядән кайткач, төзелеш тармагында эшләдем. 2015 елда контракт төзеп, Чибәркүл, Курган өлкәсендә хезмәт иттем. 2022 елда махсус хәрби операция башлангач, беренче көннәрдән үк шунда юлландык. Мартта яраланып кайттым. Бер ел реабилитация үткәч, яңадан махсус хәрби операция зонасына киттем. Әле Донецк Республикасында элемтә начальнигы булып хезмәт итәм. Минем белән бергә күрше дивизионда Акъяр егете хезмәт итә. Безнең подразделениедә республикадан башка яугирлар юк. Шуңа күрә ерак тарафларда ике якташ бер-беребезгә ярдәм итәбез. Быелгы  яздан бертуган абыем да контракт төзеп, махсус хәрби операциядә катнаша башлады. Ул штурмчы булып хезмәт итә. Хезмәт итәргә кирәк, бездән башка туган илебезне кем сакласын? Биредә егетләр кан койганда, өйдә ничек тыныч ятарга була? Безнең илдә сугыш булмасын, снарядлар шартламасын, балаларыбыз тыныч тормышта яшәсен өчен дошманнарны тамырдан юк итәргә кирәк. Ипләп алга барабыз, җиңү безнең якта булыр дип ышанабыз, - ди сугышчы. Яугир тормыш иптәше белән өч кыз тәрбияли. Әлеге көндә гаиләсе Курган өлкәсендә яши. "Хезмәтне тәмамлагач, гаиләм белән туган якка яшәргә кайтырга уйлыйм", - ди ул. "Башкорт" позывнойлы һәм башка яугирләребезгә хәрби хезмәтләрен исән-имин тәмамлап, өйләренә әйләнеп кайтуын, уй-ниятләренең тормышка ашуын теләп калабыз.

Рәзилә Байгускарова. Хәйбулла районы.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: