Барлык яңалыклар

Сабый давылда ялгыз калган

Аны "могҗиза" дип атаганнар.

Сабый давылда ялгыз калган
Сабый давылда ялгыз калган

АКШның Луизиана штатында котырган давыл вакытында бер яшьлек бала ике көн буена урамда ялгыз яшәгән.
Күлдә аның 4 яшьлек абыйсының җансыз гәүдәсен тапканнан соң, полиция тикшерү эшләре башлаган. Полиция хезмәткәрләре кешеләрнең аны соңгы тапкыр 25 яшьлек әнисе Алия Джек белән бергә күрүләрен ачыклаган. Икенче көнне хатынны Миссисипи штатында кулга алганнар, ләкин янында икенче баласы булмаган. Полиция хатынның икенче баласы да күлгә төшкәндер инде дип, судан эзли башлый. Көчле давыл булуына һәм вакыт-вакыт яңгырлар коюына карамастан эзләүләрен дәвам иткәннәр. Ниһаять, полициягә авыр йөк машинасы шоферы шалтыраткан. Ул баланы юл читендә күрүен әйткән. Шофер әйткән урынга баргач, полиция баланы исән-сау килеш тапкан. Сабыйның тәнен чебен-черки талаган булган.

Була бит дөньяда могҗизалар! Бәлки шуңа да, полиция хезмәткәрләре баланы "могҗиза" дип атаганнар.

Фото: ru.lovepik.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: