Барлык яңалыклар

Аюларга каршы көрәш башлаганнар

Илдә барлыгы 8 меңгә якын аю яши.

Аюларга каршы көрәш башлаганнар
Аюларга каршы көрәш башлаганнар

9 июльдә Румыниянең Прахов өязендә аю 19 яшьлек кызны үтергәннән соң, ерткычларны атарга рөхсәт иткәннәр. Вакыйга болай була: яшь пар Карпат тавы итәгендә туристик маршрут буенча барганда каршыларына аю очраган. Егет белән кыз куркуларыннан йөгерә башлый, ләкин йөгергәндә кыз абынып егыла. Ерткыч аны куып тотып, аягыннан сөйрәп, урманга алып китә. Егет телефон аша коткаручыларны чакыра, ләкин соң була. Кызның җансыз гәүдәсен генә табалар. Коткару хезмәте хезмәткәрләре якын килергә тырыша, ләкин аю табышын яклап аларга ташлана. Ерткычны атудан башка чаралары калмый.
Вакыйгадан соң Румыния парламенты аюларның зур проблемаларга әверелүен билгеләгәннәр һәм аны чишәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Илдә барлыгы 8 меңгә якын аю яши икән. Соңгы 20 елда бу ерткычлар 26 кешене үтергән, 274 кешене яралаганнар. Ил парламенты 2024 һәм 2025 елларда 1000 аюны ату квотасын хуплаган. Әлбәттә, экоактивистлар контрпродуктив дип атап, аларның бу карарларына каршы төшкән. Алар фикеренчә, аюлар санын киметү кешеләрдән курыкмый башлаган агрессив җәнлекләр һәм аюлар холкына берничек тә йогынты ясый алмаячак.

Фото: akspic.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: