Барлык яңалыклар

“Урамга чыгарлык түгел...”

Стәрлетамак районында яшәүчеләр чебен болытына һәм начар искә зарлана.

“Урамга чыгарлык түгел...”
“Урамга чыгарлык түгел...”

   Башкортстанның Стәрлетамак районында яшәүчеләр экологик хәл турында борчылуларын белдерәләр. Көнбатыш районның 2 микрорайонында торак йортларда яшәүчеләр прокуратурага ашыгыч рәвештә меңнәрчә чебеннәр белән бәйле проблеманы хәл итүне сорап мөрәҗәгать иткәннәр.

   Чебен болыты, күрәсең, шундагы кошчылык фабрикасыннан ташланган калдыклар аркасында барлыкка килгән. "Урамга чыгарлык түгел, һәр җирдә начар ис, бөҗәкләр инфек  ция тарата”, - диелә хәбәрдә.

    Микрорайонда яшәүчеләр бер атна аерма белән ике видео төшергәннәр. "Кошчылык фабрикасының чүплеге гаражлар янында урнашкан.  Аннан килгән ис һәм чебеннәр безнең базлар ягына килә. Өере белән чебен оча. Җирәнгеч ис. Анда бар нәрсә да чери, ахры", - дип зарланган видео авторы.

  Тагын да берничә көннән үлгән кош-кортларны трактор белән күмеп  кую видеосы пәйда булган. Шунда яшәүче бер кеше сәйләвенчә, үлгән кош-кортларны, шул тирәне чистартып тормыйча, үләт базы ясап, чокырга гына күмгәннәр.

    Республика Экология министрлыгының матбугат хезмәтендә әлеге хәлне тикшерү өчен мәгълүмат Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсенә җибәрелә дип белдерәләр. "Кошчылык фабрикасына карата контроль-күзәтчелек чараларын башлау өчен мәгълүматны Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсенә юллыйбыз. Әлеге хәл белән бәйле җавапны 22 июльдә бирәчәкбез”, - дип хәбәр итә Башкортстанның Экология министрлыгы хезмәткәре Алина Халисова.

    Роспотребнадзорныңматбугатхезмәтендәаңлатуларынча, Стәрлетамакрайонындаяшәүчеләрдән  моңа кадәр дә шикаять килгән булган – июньдә - икәү, июльдә - икәү. “Аларкарала. Безнең белгечләршул урынга барып кайттылар, атмосфера һавасы үрнәкләрен алдылар. Юридик зат адресына санитар таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү бирелде”, - дип аңлатма бирделәр күзәтчелек ведомствосында.

Фото: pofoto.club

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: