Барлык яңалыклар

Мәрхүм эшче егеткә страховка түләячәкләр

Эш урынында бәхетсезлек очрагы юк-юк та очрап тора шул...

Мәрхүм эшче егеткә страховка түләячәкләр
Мәрхүм эшче егеткә страховка түләячәкләр

     “Селена” урман сәнәгате компаниясе Башкортстан дәүләт хезмәт инспекциясе күрсәтмәсен үтәде һәм Белорет районында 21 яшьлек упаковщик белән эш урынында булган бәхетсезлек очрагы турында актны рәсмиләштерде. Егет күмер яндыру миче шартлаганда  һәлак булган.

     Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, фаҗига булганнан бирле бер елга якын вакыт узган. 2023 елның 19 июлендә Тирлән авылындагы предприятие  территориясендә басым астында мич ишеге  чыгып очкан. Шунда торган эшче егет  һәлак булган.

   Аның белән күмерне фасовкалау турында килешү төзелгән. Эшче егет билгеләнгән режимда күмер участогында  фасовкалаучы вазифасын башкаган. Димәк, гражданлык-хокукый характердагы әлеге килешү белән  хезмәт мөнәсәбәтләре көйләнгән – бу суд тәртибендә исбатланган.

   Хезмәт мөнәсәбәтләре фактын ачыклау һәм эшче егетнең үлемен аның эше белән бәйле дип тану зыян күрүченең гаиләсенә дәүләт тарафыннан гарантияләнгән страховка түләүен алырга мөмкинлек бирәчәк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: