Барлык яңалыклар

Сагындыра шул туган як...

Син анда икенче төрле дөньяга чумасың.

Сагындыра шул туган як...
Сагындыра шул туган як...

Белоруссия президенты Александр ЛУКАШЕНКО авыр эш атнасыннан соң ничек итеп тиз көч җыю турында фикерен белдергән.
"Моның өчен син кече ватаныңа кайтырга тиешсең. Син туган җиреңә кайткач, икенче төрле дөньяга чумасың. Син үзеңнең чишмә башына киләсең, анда сиңа яхшырак һәм рәхәтрәк. Һәм бер тәүлек эчендә, бу җирдән атлап йөргән элекке вакыттагы сыман, син сәламәт, көчлегә әйләнәсең. Син бик тиз хәл җыясың", - дип саный Белоруссия президенты.
Хак сүзләр! Лукашенко бик белеп әйтә шул. Аннары, олыгайган саен туган җир кадерлерәк, якынракка әверелә. Чынлап та, туган җир яшәүгә көч бирә, бәлки шуңа да кеше гомере буена туган ягына тартылып яши.

Фото: polinka.top

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: