Барлык яңалыклар

Тәүлек эчендә 6 миллион сумга алданганнар

Явыз ниятлеләр үзләрен банк хезмәткәре һәм брокер дип таныта.

Тәүлек эчендә 6 миллион сумга алданганнар
Тәүлек эчендә 6 миллион сумга алданганнар

Уфа полициясенә шикаять белән 23 яшьлек егет мөрәҗәгать иткән. Иртән мессенджерына билгесез абоненттан хәбәр килгән. Таныш булмаган кеше үзен банк хезмәткәре итеп таныткан. Телефон аша сөйләшү барышында билгесез кеше клиент турындагы аккаунт һәм мәгълүмат хәвеф астында тора, алар мошенникларга билгеле, хәзер синең исемеңә кредит алырга торалар дигән. Акчаларын саклап калу өчен, банк хәвефсезлек хезмәтенең мәгълүматларны ачыклаганга һәм серверларны эшләтеп җибәргәнгә кадәр, уфалы егеткә акчаларын куркынычсыз исәпкә күчереп торырга тәкъдим иткәннәр.
Бу сүзләргә бик тиз ышанган егет билгесез исәпкә 1млн. 320 мең сумын күчереп тә куйган. Бу эшен башкаргач кына ул банкка мөрәҗәгать иткән. Аннан мәгълүматларның читкә китмәвен әйткәннәр. Шуннан соң гына ул мошенниклар ятьмәсенә кабуын аңлаган. Вакыйгадан соң полициягә мөрәҗәгать иткән.
Стәрлетамакта исә 65 яшьлек пенсионер белән шуңа охшаш хәл булган. 2023 елның августында аңа билгесез телефоннан шалтыраталар. Таныш булмаган кеше үзен брокер дип таныштырган һәм пенисонерга акча эшләргә тәкъдим иткән. Мошенник аңа акчаларын инвестицион портфельгә күчерергә кушкан. Бераздан тагын шалтыратканнар. Чыбыкның аргы очында моңа кадәр салган акчалары "януын" әйткәннәр. Мошенник зыянны акцияләр алып капларга тәкъдим иткән. Хатын янә акча күчергән. Мошенниклар элемтәгә чыкмый башлагач кына пенсионер һушына килгән. 1 млн. сумнан артык акчамны урладылар дип полициягә мөрәҗәгать итүдән башка бер чарасы да калмаган. Җинаять эше кузгатылган.
Бушлай сырның капканда гына булуын кайчан аңларбыз икән?..

Фото: bitnewstoday.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: