Барлык яңалыклар

“Үрдәкборыннар”га көн бетәрме?

Кызларның авызын Дәүләт Думасында тикшерергә мәҗбүр булдылар.

“Үрдәкборыннар”га көн бетәрме?
“Үрдәкборыннар”га көн бетәрме?

Кызларның авызын Дәүләт Думасында тикшерергә мәҗбүр булдылар.

 

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов ирен кабартуның нормасын кертү турында закон проекты кабул итәргә тели. Бу хакта ул «Говорит Москва» радиосына әйткән.

Депутат фикеренчә, хатын-кызның тышкы кыяфәте артык нык үзгәрергә тиеш түгел, моның стандартлары булырга тиеш. Милонов бу операцияне врачлар гына эшләргә тиеш, «теләсә нинди шаболдалар түгел» дигән.

«Йөзендә нәрсә икәне аңлашылмаган, табигый булмаган порно-йолдызлар, барысы да гариплек. Аларны психиатрик клиникага илтергә кирәк, чөнки кешеләр үзләренең тәнен бозган, һәм алардан кешеләр курка. Балалар күрергә мөмкин, яшүсмерләр, пенсионерлар. Минздрав гадәти чикләрне бозмау турында норма кабул итәргә тиеш», – дигән Милонов.

Милонов, кабартылган иреннәр русиялеләрнең матурлыгын бетерә, ди. «Бу – коточкыч, бу – кринж. Мин белмим, кем моны эшли, әмма алар тулысынча гарипләргә әйләнә. Аннары акылга килгәч, иреннәрен нишләтергә белмиләр. бал корты чаккан кебек иреннәре. Ходай куркырлык. Регламент кирәк – нинди күләмдә, нинди зурлыкта, нинди процент. Бу – медицина операциясе икәнен язып куярга кирәк, медицина хезмәтенең стандартлары булырга тиеш», – дигән ул.

Фото: stihi.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: