Барлык яңалыклар

Паралимпияче егет ни өчен туганнарында яшәргә мәҗбүр?

Гәрчә үз фатиры булса да. 

Ксения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Уфада инвалидның хокукларын бозу турындагы мәгълүмат буенча тикшерүне контрольгә алган. Ведомствода хәбәр итүләренчә, социаль медиаларда Халыклар Дуслыгы урамындагы күп катлы йортта лифт корылмасының  төзек түгеллеге турындагы хәбәрләр таралган. Күп фатирлы йортның 13нче катында терәк-хәрәкәт аппараты авырулы 20 яшьлек инвалид-паралимпияче яши. Өч ай дәвамында  лифт системалы рәвештә сафтан чыга, шул сәбәпле яшь егет фатирына эләгә алмый һәм туганнарында яшәргә мәҗбүр.

Тикшерү комитетының төбәк буенча идарәсе тикшерү  оештырган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: