Барлык яңалыклар

Дүрт яшьлек балаларда начар күрү диагнозы

Нилектән шулай?

Дүрт яшьлек балаларда начар күрү диагнозы
Дүрт яшьлек балаларда начар күрү диагнозы

Нилектән шулай?

 

 

«Ерактан начар күрү» диагнозы еш кына мәктәп яшендәге балаларга куела. Әгәр элек мондый күрү проблемалары яшүсмерләрдә ешрак күзәтелсә, бүген башлангыч мәктәп укучылары саны арта бара. Күрү сәләте бозылу хәтта 4 яшьлек сабыйларда да күзәтелә.

Балаларда һәм яшүсмерләрдә ерактан күрү сәләте начараю шактый арта, бу авыру прогрессив дип санала. Бу – начар күрү генә түгел, олы яшьтә аның башка авырулар китереп чыгару куркынычы да бар.

«Минус» бик мәкерле – киләчәктә ул дәвалавы бик авыр булган яки гомумән мөмкин булмаган челтәркатлауның аерылуына һәм башка үзгәрешләргә китерергә мөмкин.

Ерактан күрү сәләте бозылган яки миопияле мәктәпкәчә яшьтәге балалар күбрәк очрый. Алар – яшьләре буенча ерактан яхшы күрергә тиеш булган балалар, әмма бүгенге көндә алар күз төзелеше аномалияләре белән табибка киләләр.

Мәктәпкә кергәнче үк балага күзлек яки, бу процессны туктатыр өчен, дәвалау линзалары билгелиләр, Чөнки иң актив үсеш чоры – 7 яшьтән 16 яшькә кадәр, нәкъ менә шушы аралыкта күз бик нык үсеш кичерә, һәм теләсә нинди тискәре фактор челтәркатлауда үзгәрешләргә һәм алга таба инвалидлыкка китерергә мөмкин.

Фото: imghub.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: